16+

Абрикостан кайнатмалар рецепты

Кышкы салкын көннәрдә чәй янына бик тәмле була ул.

Абрикостан кайнатмалар рецепты

Кышкы салкын көннәрдә чәй янына бик тәмле була ул.

Абрикос кайнатмасы
•    1 кг абрикос (төшеннән чистартылган) 
•    1 кг шикәр комы 
Бераз катырак абрикосларны юып, урталай бүләбез һәм төшләрен алабыз Калын төпле савытка тутырып, өстенә шикәр комы сибәбез дә согы чыкканчы тотабыз. Сүрән утта биш минут кайнатып алгач, сүндереп суытабыз. Аннары икенче кат кайнатып чыгарабыз. Бу юлы абрикос янына төшләрен дә салабыз. 

Абрикос белән персик кайнатмасы
•    2 кг абрикос
•    2 кг персик
1 кг шикәр комы
Абрикос белән персикны юып, урталай бүлеп, төшләрен алабыз. Кәстрүлгә тутырып, өстенә шикәр комы сибәбез дә, 10-12 сәгатькә суыткычка куябыз. Аннары сүрән утка куеп, кайнап чыккач, болгата-болгата ун минут тотабыз да уттан алып суытабыз. Әлеге процессны биш тапкыр кабатлыйбыз. Аннары суытып, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Арахис белән абрикос кайнатмасы
•    1,5 кг абрикос
•    5 стакан шикәр комы
•    2/3 стакана арахис
•    6 аш кашыгы лимон согы
Арахис өстенә кайнар су агызып, өстен каплап, 15-20 минут тотабыз. Аннары суын сыгып, кабыгын салдырабыз. Абрикосны юып, төшләрен алабыз. Эмаль савытка тутырып, өстенә арахис, лимон согы һәм шикәр салабыз да 2,5 сәгать тотабыз. Абрикосның согы чыккач, утка куябыз. Кайнап чыкканнан соң, ярты сәгать утта тотабыз, ара-тирә агач кашык белән болгатабыз, күбеген алып торабыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз.

Фото: freepik.com
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading