16+

Абрикостан кайнатма

Кайнаганда үз формаларын сакласын өчен катырак абрикосларны сайлап алырга кирәк.

Абрикостан кайнатма

Кайнаганда үз формаларын сакласын өчен катырак абрикосларны сайлап алырга кирәк.

Абрикосларны юып, урталай аерып чыгарга.
Табакка бер кат абрикосларны тезеп чыгып, өстенә шикәр комы сибәргә, тагын бер кат абрикосларны тезәргә һәм шикәр комы сибәргә. Берничә кат шулай эшлибез. 1 кг абрикоска 1 кг шикәр комы алырга.

8-9 сәгатьтә абрикосларның суы бүленеп чыга.
Абрикосларны сүрән утта кайнатып чыгарырга да, сүндереп куярга һәм  суытырга. 7-8 сәгатьтән тагын кайнатып сүндерергә. Шулай итеп биш тапкыр кабатларга.

Кайнаткан вакытта абрикосларны болгатмаска, бары тик табакны гына селкеткәләп алырга, күбекләрен җыеп барырга.
Бишенче тапкыр кайнаткач, абрикосларны кашык белән генә стериль банкалар тутырырга, сиробын салырга. Калай капкач белән капларга.
Минем 3,5 кило абрикостан 3,5 литр кайнатма чыкты.

Гөлчәчәк Мусина.

Фото:http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading