Кайнатма өчен 1 кг. абрикос һәм 800 гр. шикәр комы алабыз.
Абрикосны иттарткычтан 2 тапкыр үткәрдем дә шикәр комын кушып газга куйдым. Кайнап чыккач 20 минут кайнатып сүндердем. Суынгач тагын газга куеп кайнаттым һәм 1 кг абрикоска 1 пакет исәбеннән пектин куштым.
Абрикосларым йомшак иде, иттарткычтан чыгарган масса куермый интектерде, пектинны шуңа кушып карадым. Килеп чыккан кайнатма-пирог эчлеге белэн ачык пирог пешердем.
Кадрия Ишмурзина Кукмара
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
0
Комментарийлар