Укучыбыз Ландыш Шәрифуллина рецепты.
Кирәкле ингредиентлар:
5 кг помидор
1 кг яшел каты алма
1 кг суган
1 кг кишер
1 кг болгар борычы
300 гр сарымсак
0,5 стакан шикәр комы
3 чәй кашыгы кызыл борыч
2 аш кашыгы тоз
0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе
300 гр көнбагыш мае
Помидор, яшел каты алма, суган, кишер, болгар борычын иттарткычтан чыгарабыз. Зур кәстрүлдә барысын да болгатабыз һәм кайнатырга куябыз. Кайнау дәверендә шикәр комы, тоз, кызыл борыч, көнбагыш маен салабыз. Кайнау вакыты – 90 минут.
Иттарткычтан сарымсакны чыгарабыз. Сүндерергә 7-8 минут кала сарымсак һәм аш серкәсе салабыз. Яхшылап болгатабыз. Стерилләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм капкачларын әйбәтләп ябып, әйләндереп, одеялга төреп куябыз.
Фото: http://pixabay.com
Комментарийлар