16+

Ак чәшке тун алам әле... ПАТШАБИКӘ БУЛАСЫМ КИЛӘ

«Быелгы ноябрь ае бигрәкләр дә җылы булды. Шуңадырмы, тун сатып алырга теләүчеләр дә аз». Кибеттә туннар сату бүлегендә сатучы ханым, шулай дип сөйләнә-сөйләнә, бер кызга тун кидереп маташа. Мине күрүгә, әнә тагын берәү керде. Бүгеннән, Аллага тапшырып, сату җанланып китәргә охшаган, дип тә өстәде ул. Егерме ел туннар сату белән...

Ак чәшке тун алам әле... ПАТШАБИКӘ БУЛАСЫМ КИЛӘ

«Быелгы ноябрь ае бигрәкләр дә җылы булды. Шуңадырмы, тун сатып алырга теләүчеләр дә аз». Кибеттә туннар сату бүлегендә сатучы ханым, шулай дип сөйләнә-сөйләнә, бер кызга тун кидереп маташа. Мине күрүгә, әнә тагын берәү керде. Бүгеннән, Аллага тапшырып, сату җанланып китәргә охшаган, дип тә өстәде ул. Егерме ел туннар сату белән...

- Гөлназ, тунның сыйфатлы булу-булмавын ничек аерырга?
- Моның өчен аны кулыгыз белән тотып-капшап карагыз. Мездрасы, ягъни тиренең эчке ягындагы ярысы йомшак һәм сыгылмалы булырга тиеш. Ул тотып карагач та сизелә, тиресе кәгазь кебек кыштырдаса, сыныбрак китсә, начар эшкәртелгән дигән сүз. Чәшке туннарның астары каелган булырга тиеш түгел. Тунның тиресенең сыйфатын, җөйләрен карар өчен ул махсус каелмый. Гадәттә, андый туннарның мездрасы буялмый. Ул ак төстә була. Тик кайберәүләр тиредәге тишекләргә бәйләнә, имештер, ул иске, сыйфатсыз. Юк, алай түгел, чын тире шоп-шома гына булмый инде. Ә менә мутон туннарның, киресенчә, астары тегелгән булырга тиеш.
Аннары мехны кулъяулык белән ышкып караучылар да бар. Сатып алучылар безгә килгәнче үк интернеттан бөтен мәгълүматны өйрәнеп куя. Безнең үзебезне үк өйрәтә башлыйлар. Анда язылганнарның барысына да ышанырга кирәкми. Дөрес, әгәр дә ул ак шарфыгызны яки якагызны буйый торган булса, сыйфатсыз дигән сүз. Әмма теләсә кайсы тунның өслеген кул белән сыпырып карасаң, аз гына кара буяу йога. Ул бер-ике көннән очып бетә.
Мехына килгәндә, ул йомшак, шома һәм ялтырап торырга тиеш. Чеметеп алганда бармак арасында бер кисәге генә калса, куркыныч түгел. Иң мөһиме - алар күпләп коелмасын.
- Сыйфатлы тун җиңел булырга тиеш дип тә әйтәләр?
- Юк, алай дип әйтмәс идем. Чәшке тунның җәйге мехтан һәм кышкы мехтан тегелгәне була. Җәйге мехлысы җиңел һәм юка, әмма салкын. Ә кышкы мех җылырак.
- Аларны ничек аерырга соң?
- Җиңелчә генә өреп карагач, мездрасы күренеп китмәсә, кышкы мех була, чөнки ул калынрак. Андый тунның төптәге мехы тыгыз булырга тиеш.
- Тунны иснәп тә карарга кушалар бит әле...
- Эшкәртелүе начар булса, аңардан ят ис килә. Хәтта чәшке туннан сарык исе килеп киткәндәй була. Шунысы да бар: көннәр юеш торганда, юлда озак килсә дә исләнә ул. Чөнки алар капчыкка тутырыла, ә капчыкта озак ятып суламый.
- Кайсы тун озаграк киелә?
- Киючесенә карап. Саклап кигәннең егерме елга да түзә. Кайберәүләр бер елда да иләп ыргыта. Гадәттә, иң чыдамлыга чәшке тунны кертәләр. Аннан соң янут, кеш, төлке, каракүл, мутон, ондатра, нутрия бара. Иң чыдамсызы - куян. Ул бер-ике елга гына ярый. Байбак мехыннан тегелгәннәренең җиңнәре бер сезонда ук кыршылып бетә.
- Җылылыгы ягыннан кайсы өстенрәк?
- Мутон туннар җылы, әлбәттә. Икенче урында төлке, аннан кала кеш, кондыз, шиншилла, нутрия, чәшке, каракүл һәм кеш мехлары. Иң салкыннары - байбак һәм ас мехы. Игътибар иткәнсездер, мин нутрия мехыннан тегелгән туннарны сатмыйм. Соңгы вакытта ул начар тегелә башлады. Мездрасы каты була, кәгазь кебек тиз ертыла.
- Ак чәшке тунны алучылар бармы?
- Бар. Әле кичә генә бер кыз өч елга кредитка ап-ак тун алды. Өч елдан ул саргая башлый, ныклап уйлагыз, дип кисәткән идем, исе дә китмәде. «Минем бүген патшабикә буласым килә, алам», - диде. Матур һәм зәвыклы күренәсе килгәннәр пычраныр дип курыкмый. Дөрес эшлиләр дә, яшь вакытта матур киенеп калырга кирәк.

Тунны алу бер эш, аны бит әле саклап киясе дә бар. Түбәндәге киңәшләргә колак салсагыз, ул сезне әле бик озак куандырыр.
- Мех суларга тиеш. Туныгызны иркен урынга киң элгечкә элегез. Тимерчыбык элгечкә исә эләргә ярамый. Турыдан-туры кояш нурлары төшкән урында сакланса, мехның төсе үзгәрәчәк.
- Мех яңгырга да, карга да түзә. Урамнан кергәч, аны яхшылап селкегез дә җилләтелә торган коры бүлмәдә киптерегез. Кипкәннән соң, тагын бер кат селкегез. Юеш тунны тарак белән тарарга ярамый.
- Тунны җылыту приборлары янында киптерергә ярамый.
- Тунны җәен полиэтилен пакетта түгел, ә караңгы салкынча һәм җилләтелә торган урында саклагыз.
- Тунны, гадәттә, елына бер тапкыр химчисткада чистарттырыгыз. Тапларны өй шартларында бетереп азапланмагыз, нәтиҗәсе барыбер булмаячак.
- Тунга ислемайлар сөртмәгез.
- Ювелир эшләнмәләр мехын һәм астарын ертырга мөмкин. Игътибарлы булыгыз.
- Сумкагызны җилкәдә йөртмәскә тырышыгыз. Юкса җилкә урыны ышкылып, мехы коелырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading