Быел теплицамны акканатлар (белокрыльник) басты. Яздан кадерләп үстергән кыяр, помидорларымны берничә көн эчендә юк итте. Инде киләсе ел уңышы өчен дә борчыла башладым. Акканатлардан ничек котылырга икән?
Фәридә Сәлахова, Түбән Кама.
Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең әйдәп баручы агрономы Гөлүсә Яруллина:...
Быел теплицамны акканатлар (белокрыльник) басты. Яздан кадерләп үстергән кыяр, помидорларымны берничә көн эчендә юк итте. Инде киләсе ел уңышы өчен дә борчыла башладым. Акканатлардан ничек котылырга икән?
Фәридә Сәлахова, Түбән Кама.
Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе Татар төбәкара ветеринария лабораториясенең әйдәп баручы агрономы Гөлүсә Яруллина:
- Акканат температура югары торган һәм артык дымлы булган, вентиляция җитмәгән, яшелчәләр бик тыгыз утыртылган җирдә барлыкка килә. Аның личинкалары яшелчә яфрагының аскы ягында була, үсемлек согы белән тукланалар һәм нәтиҗәдә яшелчә кибеп үлә. Акканатны тиз генә күреп тә булмый. Яшелчәгә орынып киткәч кенә, болыт булып күтәреләләр. Аның бер буыны үсеп чыгу өчен 25 көн җитә. Җәй буена берничә буын үсә. Акканат кыярдан помидорга, фасоль, чәчәкләргә күчә. Вакытында чарасын күрмәсәң, бөтен бакчаңны юк итә ала. Моның өчен үсемлекләрне тыгыз утыртмаска, көн дымлы торганда су сипмәскә, үсемлекләр яхшы үсеп китсен өчен биостимуляторлар, ашлама кертергә кирәк.
Көзен исә теплицаны үсемлек калдыкларыннан чистартыгыз, эчен дезинфекцияләгез. Туфрагын яхшылап казып чыгыгыз, аны да дезинфекцияләргә кирәк.
Акканаттан котылуның тагын бер юлы - ул сары төскә таба оча. Шуңа да теплица тәрәзәсе һәм ишеге тирәсенә сары төстәге ябышкак «капкын» элегез.
Һава температурасы 12 градус салкын булганда атна буе теплицаны «туңдырып тору» да ярдәм итә.
Акканатларга каршы көрәшү өчен махсус препаратлар бар. Актара, Тантрек, Фитоферм, Интавир, Амбуш, Моспилан, Пиримифомметил, Циперметрин, Фьюри кебек препаратларны куллануның нәтиҗәсе бар.
Күп кенә бакчачылар корткычларны җәлеп итү өчен теплица борыслары буйлап тәмәке үстерәләр. Аның көчле исенә акканатлар килә, шунда ияләшә. Югарыда атап кителгән препарат белән тәмәкене эшкәртәләр.
Үсемлекләрне берничә тапкыр эшкәртергә кирәк. Югыйсә аларның күбесе качып калырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар