Шарлотканы мин ике төрле рецепт белән пешерәм:
1 ысул: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 4-5 алма, 3-4 аш кашыгы сыек май, 1 аш кашыгы камыр көпшәкләгеч (разрыхлитель), 1 стакан он. Йомырканың агын һәм сарысын аерып, миксер белән күпертәбез, икесен кушып, калган ингредиентларны салабыз. Алманы вак кисәкләргә турап, барысын бергә кушабыз да газ мичендә пешерәбез.
2 ысул: 3 йомырка, 1 стакан кефир яки шәһәр каймагы, 1 стакан шикәр комы, 150 гр сыек май яки 1 кап маргарин, 2-3 стаканнан артык он (камыр куе каймак кебек булсын), 1 кап көпшәкләгеч, 4-5 алма кирәк булачак.
Миксер белән бутап, мичтә пешерәбез.
Тәския Вәгыйзова, Минзәлә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар