16+

Алма согы РЕЦЕПТЫ

Антоновка сортыннан сыгылган 1 литр сокка (сок чыгаргыч ярдәмендә чыгарган суны марля аша сөздем) 100 гр шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон согы кирәк була.

Алма согы РЕЦЕПТЫ

Антоновка сортыннан сыгылган 1 литр сокка (сок чыгаргыч ярдәмендә чыгарган суны марля аша сөздем) 100 гр шикәр комы, 1 чәй кашыгы лимон согы кирәк була.

Сок белән шикәр комын кәстрүлгә салып газга куйдым, шикәр комы эреп беткәнче болгатып тордым да, аннан лимон согын салдым һәм стериль банкаларга салып каплап куйдым. Төреп суыттым.

Газга куйгач кайнап чыгарга тиеш түгел! Шикәр комы эреп бетәрлек итеп һәм 80-90°Ска кадәр генә җылытасы. Кайнап чыккан сокта файдалы витаминнары юкка чыга.

Кирәк дип тапсагыз, банкаларга салганда кабат марля аша сөзәргә була.

Изабелла сортлы виноградтан компот (дилбәр/компот)

3 литрлы банканы парландырып алгач, банканың яртысына виноград тутырдым һәм 0,5 литрлы банка белән шикәр комы салдым. Өстенә кайнар су агыздым да капкач белән каплап, астын-өскә әйләндереп, төреп суыттым.

Кадрия Ишмурзина,

Кукмара.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading