16+

Алмадан телне йотарлык желе рецепты!

Август ае – алмалар өлгерә торган чак. Алмадан камыр ризыклары гына түгел, тәмле желе да ясарга мөмкин. Төлне йотарлык рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Алмадан телне йотарлык желе рецепты!

Август ае – алмалар өлгерә торган чак. Алмадан камыр ризыклары гына түгел, тәмле желе да ясарга мөмкин. Төлне йотарлык рецептны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Аны коймак белән дә, эремчек яки боткага салып та ашарга мөмкин. 

Кирәкле ингредиентлар:

Алма – 1 кг
Шикәр – бер литр сокка 750 г
Лимон – 1 данә
Әстерхан чикләвеге – 50 г (мәҗбүри түгел)
Лимон кислотасы – 1/3 чәй кашыгы

Әзерләү:

Алмаларны юып, 8 өлешкә бүләргә һәм кәстрүлгә тутырырга кирәк. Черек урыннарын кисеп ташлагыз. Лимонны шулай ук юып, кисәкләргә бүлеп алмалар янына салырга кирәк. Кәстрүлгә алмалар күмелгәнче су салыгыз. Әгәр алар йөзеп йөри башласа, димәк, су күп салынган. Кәстрүлне утка куеп, кайнатып чыгарыгыз һәм алмалар йомшарганчы кайнатыгыз. 

Сокны сөзеп куегыз, ә алмаларны берничә катлы марля аша сыгыгыз. Һәр литр сокка 750 г шикәр салып, яңадан утка куегыз. Желе 1 сәгать буе көчле утта торырга тиеш. Аның әзерлеген матур гәрәбә төсе буенча билгеләп булачак.

Утны сүндерергә 2-3 минут кала, желега лимон кайнатмасы белән эре итеп туралган чикләвекне салыгыз. Желены стерильләштерелгән банкаларга тутырып, суынганчы капкач яки кәгазь белән белән каплагыз. Әзер желены капкач белән каплап суыткычка урнаштырыгыз. Тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading