16+

Алмасы бар, ашаган гына юк

Бакчабыздагы бердәнбер алма бирә торган алмагачның алмасын юньләп ашаган да юк. Болай да көзгә генә өлгереп җитә торган алмагачның җимешләре яшел килеш кортлап җиргә коела. Һәр елны шулай. Үзебезчә махсус химик препаратлар да алып сиптереп карыйбыз. Тик бернинди дә файдасы юк. Һәр елны кисеп ташларга инде бу агачны дисәк тә,...

Алмасы бар, ашаган гына юк

Бакчабыздагы бердәнбер алма бирә торган алмагачның алмасын юньләп ашаган да юк. Болай да көзгә генә өлгереп җитә торган алмагачның җимешләре яшел килеш кортлап җиргә коела. Һәр елны шулай. Үзебезчә махсус химик препаратлар да алып сиптереп карыйбыз. Тик бернинди дә файдасы юк. Һәр елны кисеп ташларга инде бу агачны дисәк тә,...

- Алмагачыгыз җимшәнашар күбәләге белән зарарланган, күрәсең. Күбәләк агач ботакларына, җимшән яннарына йомыркаларын салырга өлгергән икән, аның кортларын юк итү чарасын күрергә кирәк. Төрле төнәтмәләр белән генә аңардан котылып булмый. Фитоверм яисә суми-альфа препаратын кулланып карарга кирәк. 2 мл суми-альфаны 10 литр суга салып болгата-болгата эретәсез дә киләсе елның язында, алмагач чәчәк койгач, шуны бөркисез. Препарат агачның һәр яфрагы һәм ботагына эләгергә тиеш. Шул эремә 5-6 төп алмагачны эшкәртергә җитә. Җимшәнашар күбәләге алмагач чәчәк атканда җим шәннәр янына йомырка сала һәм ул ике айга якын дәвам итә, бер атнадан личинкалар чыга. Җим шән корты личинкаларының чыгуы озак вакытка сузылганлыктан, алмагачны һәр 7-8 көн саен әрем тө нәт мәсе белән эшкәртү дә әй бәт нәтиҗә бирә. Аны ясау өчен 700 грамм киптерелгән әрем алына. Аны ваклап турап, өстенә 10 литр су агызабыз һәм бер көн төнәтәбез. Аннары ярты сәгать кайнатып, дүрт катлы марля аша сөзәбез дә шуңа тагын бер өлеш су кушып, җилсез көндә алмагачны эшкәртәбез.
- Алмагачның яфраклары ничектер бөтәрләнеп тора, бу да шул җимшән кор ты эшеме?
- Юк, аны яфрак бөтегеч (листовертка) зарарлаган. Ул алмагачны гына түгел, башка җиләк-җимеш агачларына да зыян китерә. Исемне дә аңа шул зыян китерү төренә карап биргәннәр. Курчакка әверелер алдыннан ул яфракны бөтәрли дә пәрәвезе белән беркетеп куя. Шуның эченә кереп курчакка әверелә. Аңа каршы көрәштә иң файдалысы тәмәке тө нәтмәсе. Моның өчен 400 гр тәмәке чүбенә 10 литр җылы су кушып ике тәүлек төнә тәбез. Аннары яхшылап сө зеп, бер өлеш төнәтмәгә ике өлеш су салып, шуның белән агачка бөркибез. Кабат кү ренсәләр, икенче тапкыр кулланабыз.
- Фарсель абый, җиләк-җимеш агачларындагы корткыч бөҗәкләргә каршы помидор, бәрәңге һәм башка үлән төнәт мәләре дә кулланалар. Аларны күпме өлеш алырга соң?
- Бәрәңге сабагы төнәтмәсе ясар өчен 1-2 кг яшел ботакларны алып, өстенә җылы су коябыз һәм 3-4 сәгать төнәтәбез. Аннары сөзеп алып сиптерәбез. Помидор сабагына килгәндә, 4 кг помидор сабагына 10 литр су са лып, сүрән утта ярты сә гать кайнатабыз. Сөзеп алабыз да 2-3 литр төнәтмәгә 10 литр булганчы су өстибез. Шуңа 40 грамм кер сабыны салып эретәбез. Корткычларга каршы ат кузгалагы, бәрхет гөле, меңъяфрак, сарымсак төнәтмәләре дәнәтиҗәле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading