16+

Ананас белән дәваланабыз

Ананас атеросклероз һәм гипертониядән җәфаланучылар өчен файдалы. Тромбозлар һәм тромбофлебитны булдырмау максатыннан, табиблар һәркөнне берәр стакан ананс согын эчәргә киңәш итә. Әлеге җиләк-җимешнең яман шеш авыруларына да каршы торуы билгеле. Ананасның ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдасы бар. Эш шунда: аңарда калий тозы концентрациясе бик югары, ә калий организмга артык сыеклыктан...

Ананас атеросклероз һәм гипертониядән җәфаланучылар өчен файдалы. Тромбозлар һәм тромбофлебитны булдырмау максатыннан, табиблар һәркөнне берәр стакан ананс согын эчәргә киңәш итә. Әлеге җиләк-җимешнең яман шеш авыруларына да каршы торуы билгеле. Ананасның ябыгырга теләүчеләр өчен дә файдасы бар. Эш шунда: аңарда калий тозы концентрациясе бик югары, ә калий организмга артык сыеклыктан котылырга булыша. Составындагы бромелайн матдәләр алмашын яхшырта, шуның белән майларны да «яндыра». Әмма шунысын да истән чыгармагыз: ананас йомшагында кислота да күп, шуңа да аны ашказаны кислоталылыгы югары булганнарга күп ашарга ярамый. Бала көтә торган ханымнарга да зыянлы булырга мөмкин. Кислотаның теш эмален бозуын да беләсез. Шуңа да, ананас ашаганнан соң, авызыгызны чайкагыз яки тешегезне чистартыгыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading