16+

Аш-су блогеры Гөлүсә Рәхмәтуллинадан карлыган кайнатмасы 

Кайнатманы ясаганда нинди савыт белән эш башласагыз — шул савыт белән эшләп бетерергә кирәк. Тәлинкә икән тәлинкә, стакан булса стакан. Берәмлек шул була. Үзегезгә ничек уңайлы булудан чыгып эшләргә. 

7 стакан суга 15 стакан шикәр комы салып, 15 минут кайнатабыз. Куе кирәк булса суны 1 стаканга киметегез. Ә 7 стакан бик таман гына.
15 минут кайнагач, сиропка 22 стакан карлыган салабыз. Барлыгы 10 минут кайнатабыз. Карлыганны юып, суыннан саркытып чиста эшләргә тырышыгыз. Күбеге булмый.

10 минут кайнаганнан соң янә 15 стакан шикәр комы салып кайнатырга куябыз. Болгатып тору шарт. Төпкә шикәрен утыртмыйбыз. Кайнауга чыккач сүндерәбез. Кайнатма әзер. 

Кышка саклау өчен стерилләштерелгән банкаларга тутырып тимер капкач белән капкачлап куябыз. Өй асты кебек салкынча җирдә саклыйбыз!

Фото: freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading