16+

Аскын десерты ясау ЫСУЛЫ

Һәр барган җирдән рецепт язып алып кайту хәзер инде матур гадәткә әйләнде.

Аскын десерты ясау ЫСУЛЫ

Һәр барган җирдән рецепт язып алып кайту хәзер инде матур гадәткә әйләнде.

Аскынга баргач, бик тәмле десерттан авыз иттем. Әлбәттә инде, рецептын сорамыйча булдыра алмадым. Тәмле десертны район китапханәсе директоры Фәридә Тәлгатовна үзе ясап алып килгән булып чыкты. Кыскасы, файдалы ингредиентлардан гына торган бу десерт бик ошады миңа. Ошавы шул кадәр дәрәҗәдә булды ки, кайтышлый ук кибеткә кереп, кирәкле продуктларны алып чыктым һәм, өйгә кайтып бер чынаяк чәй эчүгә, эшкә дә тотындым.

Кирәкле ингредиентлар

400 грамм 20 процентлы кибет каймагы
150 грамм кара җимеш
150 грамм күрәгә
100 грамм әстерхан чикләвеге
стаканның 1/4 өлеше шикәр комы
ярты стакан су һәм 2 чәй кашыгы желатин

Эш барышы

1. Башта кайнатып суытылган суда желатинны җебетәбез (ул 40 минут дигәндә эреп бетә).
2. Ул әзер була торган арада күрәгә, кара җимеш, чикләвекне ваклабрак турыйбыз.
3. Желатин әзер булуга, барысын бергә болгатабыз да ике сәгатькә суыткычка алып куябыз.
4. Үзенчәлекле десерт белән тәмләп чәй эчәбез.
Бу десерт та күпләрегезнең күңеленә хуш килер, ул иң еш кулланыла торган рецептларыгызның берсенә әйләнер дип ышанып калам.
Искәрмә: күрәгәнең дә, кара җимешнең дә сусылын, тәмлесен алырга тырышыгыз. Чикләвегегез дә ачы түгел, тәмле булсын.

Венера Мәҗитова, Башкортстан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading