16+

Ат итеннән бик тәмле буженина ясау ЫСУЛЫ

1 литр суга 150 грамм тоз исәбеннән алып тозлык кайнатам.

Ат итеннән бик тәмле буженина ясау ЫСУЛЫ

1 литр суга 150 грамм тоз исәбеннән алып тозлык кайнатам.

Шул тозлы суга 2 дәфнә яфрагы, 1 баш суган, 6-7 бөртек кара борыч салам. 5 минут кайнатканнан соң, шуңа 2 килограмм чамасы ат итен салып, пешкәнче кайнатам һәм шул суында 4-5 сәгатькә калдырам. Аннан соң итне судан алып саркытам. У­гычтан уылган бер баш сарымсакны кара борыч, кызыл борыч, яшел укроп, төелгән зира белән бутап, пешкән итне яхшылап шул катнашма белән ышкыйм. Кулинар кәгазьгә төреп, суыткычка куям. Ике көннән тәмле итебез әзер!

Зөһрә Вәлиуллина, Сарман.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading