16+

Ат маеның файдасын күр

Кибетләрдә төрле май булуына карамастан, мин ат маен күбрәк кулланам. Чәкчәк, кош теле пешергәндә кушам, бәрәңге кыздырасы булганда башка төрле май кулланмыйм да диярлек.

Ат маеның файдасын күр

Кибетләрдә төрле май булуына карамастан, мин ат маен күбрәк кулланам. Чәкчәк, кош теле пешергәндә кушам, бәрәңге кыздырасы булганда башка төрле май кулланмыйм да диярлек.

Бик тәмле тәм бирә ул. Тәмле генә түгел, файдалы да әле. Умырткалыкта бүсер (грыжа) булганда ат маен сыларга һәм ким дигәндә ике сәгать тотарга һәм берничә тапкыр кабатларга кирәк. Буыннар урыныннан чыккан очракта да ат маен кулланалар. Мин бу майны күп итеп әзерләп суыткычның катыру бүлегендә саклыйм. Чөнки балаларга салкын тигән вакытта да арка-күкрәкләренә ат маен сылап яткырам.

Ат маен эреткәндә сызыгы кала, ансын да икенче ашлар өчен аерым әзерләп куям.
Атның эч маен әйбәтләп юып, суын саркыткач, вак кисәкләргә турап, иттарткычтан чыгарам һәм сызыгы өскә күтәрелеп менгәч әзерлеген белер өчен ипи кисәген салып карыйм. Ипи тиз генә май өстенә "сикереп" менсә, май әзер дигән сүз. Аннан сызыгын җыеп алам да тәменә карап тоз һәм кипкән сарымсак онын салып, болгатып куям. Сызыгын җыеп алгач, 30 минут тирәсе маен кабат кайнатам, ул тагын да матурланып, үтә күренмәле булып китә. Менә хәзер әзер! Савытларга салып морозильникка озатасы гына кала.

Кадрия Ишмурзина,
Кукмара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading