16+

Аяз Гыйләҗевның оныгы Миләүшә Закировадан кура җиләкле чизкейк РЕЦЕПТЫ

Танылган язучы Аяз Гыйләҗевның оныгы Миләүшә Закирова телеңне йотарлык тәмле ризыклар пешерә. Сезгә дә аның кура җиләкле чизкейк рецептын тәкъдим итәбез.

Аяз Гыйләҗевның оныгы Миләүшә Закировадан кура җиләкле чизкейк РЕЦЕПТЫ

Танылган язучы Аяз Гыйләҗевның оныгы Миләүшә Закирова телеңне йотарлык тәмле ризыклар пешерә. Сезгә дә аның кура җиләкле чизкейк рецептын тәкъдим итәбез.

Чизкейк нигезе (мин 20см диаметрлы форма алдым): 250гр шоколадлы печеньены 60гр атланмай белән блендерда ваклыйбыз. Форма төбенә пергамент җәеп, чизкейк нигезен булдырабыз һәм 20 минутка суыткычка куябыз.

Эчлек өчен 400гр сыр (сливочный), 100гр шикәр, 150гр 33 процентлы сөт өсте (сливки), 2 йомырка, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы һәм 1 чәй кашыгы ваниль экстрактын бергә болгатабыз.

Килеп чыккан массаны чизкейк нигезе өстенә салабыз да форманы фольга белән урыйбыз. Калай таба (противень) нигезенә 1см чамасы су салабыз (бу чизкейк ярылмасын һәм ак булып калсын өчен кирәк), чизкейк белән форманы шуңа куябыз. 1,5 сәгать тирәсе 120-140 градуста пешерәбез. Әзер булгач суыткычта кимендә 4 сәгать тотабыз.

Суынгач мусс ясарга тотынабыз: 1гр желатинны 5-6 аш кашыгы суда чылатабыз. 250гр кура җиләген 70гр шикәр белән утта җылытабыз (шикәр эрегәнче), уттан алып эрегән желатин өстибез, яхшылап болгатабыз. Салкын 33 процентлы сөт өстен (150гр) күпертәбез дә кура җиләге янына кушабыз, 30 минутка суыткычка куябыз. Аннары чизкейк өстен мусс белән матурлап бизибез.

 

Миләүшәнең бабасы турындагы истәлекләрен киләсе алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый алырсыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading