16+

Айсылу Лероннан баклажанлы лечо

Кышка әзерләнәбез.

Айсылу Лероннан баклажанлы лечо

Кышка әзерләнәбез.

Ингредиентлар

  • 2 кг баклажан
  • 1 кг помидор
  • 0,5 кг татлы борыч
  • 0,5 кг кишер
  • 0,5 кг суган
  • 4-5 тырнак сарымсак
  • 1/2 стакан (100 гр) шикәр комы
  • 2 аш кашыгы тоз
  • 1 стакан (200 мл) үсемлек мае

Әзерләү тәртибе

Томатларны блендер белән паста рәвешенә китерәбез. Суганны ярымбоҗралап турыйсы. Кишерне эре кыргычтан кырасы. Баклажанны озынчарак, шакмаклап турарга була. Татлы борычны нечкә генә телемләп турыйсы. Зур савытка үсемлек мае салып, май кызгач, суган һәм кишер саласы. Бераз тоз сибәргә дә була. Калган яшелчәләрне (баклажан, татлы борыч, помидор) 5-7 минуттан соң өстибез. Шикәр комы һәм тоз өстибез. Бөтен ингредиентларны болгатабыз. Кайный башлагач, әлеге масса ярты сәгать буена әкрен утта пешәргә тиеш. 30 минут узгач, вак итеп туралган сарымсак һәм аш серкәсе өстәп, тагы 10 минут утта тотабыз.

Әзер лечоны стерильләштерелгән банкаларга салып, капкач белән каплап, банкаларны караңгырак урынга өстен аска бастырып куябыз һәм җәймә белән каплыйбыз.

Фото: www.instagram.com/iceluleron

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Корырак шикелле булды баклажанлысы, э беренчк лечо рецепты буенча теленне йотарлык

    • аватар Без имени

      0

      0

      Рецептта аш серкэсе язылмаган. Ул нинди кулэмдэ алына?

      Мөһим

      loading