Шәһри Казан

Айсылу Лероннан печенье

Камыр өчен: 2 стакан он, 1 йомырка, 0,5 стакан шикәр комы, 150 гр атланмай, 0,5 чәй кашыгы чәй содасы.

Иң элек йомырка белән шикәр комын кушып яхшылап болгатырга, аннары шуңа аерым савытта йомшартылган атланмай кушарга. Барысын да янә болгаткач, он һәм чәй содасы салырга кирәк.
Үзенә күрә бер эластик камыр булганчы изәсең. Шул камырны 1 см калынлыкта җәясе дә форма белән кисеп чыгасы.
Печеньеларны табага җәелгән пергаментка тезеп чыккач, 15 минутка 180 градуслы мичкә тыгарга. Печеньелар кызарып чыгуга алырга.

Реклама

 

Фото Айсылу Леронның шәхси архивыннан 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: