16+

Бакчачы почмагы: кыяр үстерү мәшәкатьләре

Балтач районы Шубан авылында яшәүче мөгаллимә Әминә Мөхәммәтҗанова, кыярдан мөмкин кадәр иртәрәк уңыш алу өчен, орлыкларын март башында ук чәчеп, тәрәзә гардинына үрмәләтеп үстерә, хуш исле яшелчәне апрель уртасында ук оныкларына авыз иттерә иде. 

Бакчачы почмагы: кыяр үстерү мәшәкатьләре

Балтач районы Шубан авылында яшәүче мөгаллимә Әминә Мөхәммәтҗанова, кыярдан мөмкин кадәр иртәрәк уңыш алу өчен, орлыкларын март башында ук чәчеп, тәрәзә гардинына үрмәләтеп үстерә, хуш исле яшелчәне апрель уртасында ук оныкларына авыз иттерә иде. 

Кетердәп торган сусыл кыярны май азагы – июнь башында ук үз түтәлеңнән өзеп ашауга ни җитә!
Кукмара районы Ядегәр авылында көн итүче уңган ханым Суфия Шәяхмәтованың үз ысулы. Март азагы – апрель башында литр ярымлы пластик су савытының өчтән бер өлешен генә кисеп алып, тук орлыкны төбенә 5-6 см дымлы туфрак салынган торба эченә төшереп җибәрә дә, 1 см коры туфрак белән каплап, җылы урында тишелдерә. Кыяр үсентесе өскә калкыган саен, төбенә уңдырышлы состав өсти барып, аның тамыр системасын тармакландыра. Кыяр сабагы өскә чаклы менгәч, әлеге пластик торба эченә, бер ягын ярып, су савытының икенчесен тыгып куя. Үзенчәлекле микроклиматта кыяр үсентеләре әйбәт үсә. Тагын да озынаеп, “тоннельдән ташып чыксалар”, торбалар эченә таяк батырып, сабакларны шуңа бәйләп куя. Әлеге ысул белән үрмәләп үскән кыярларны Суфия ханым май башында теплицага чыгарып утыртканда, алар инде чәчәк атып, кыярлары яралган була. Атна-ун көннән яңа уңыштан авыз итәләр. 

Шәхсән үзем теплицада үстереләчәк кыяр үсентеләрен апрельнең соңгы ункөнлегендә аерым савытларга чәчеп, 5-6 яфрагы чыккач, көздән үк әзерләп калдырылган җылытылган түтәлләргә күчерәм. Төннәр суыграк торса, әвәлеге мәлдә теплица эченә дугалар бастырып, лутрасил тарттырып куям. Бер елны майда -6 градуска чаклы салкын кырау булды.Тирес күче өстенә туфрак салып утыртылганга, өсте ике катлап: тукылмаган материал һәм пленка белән ябылганга күрә, хәтта ачык грунтта тишелгәннәре дә өшемәде. Хәер, үсешләрендә беркадәр тоткарлык сизелде сизелүен. Өченче ел май ае буенча һәм июньнең егермеләренә чаклы салкын яңгырлар койганга күрә, уңышы элеккегедән кайтышрак булды. Ә теплица эчендәгеләренеке искитәрлек мулдан иде. 

Ябык грунтка бары тик үз-үзен серкәләндерүче гибридлар гына утыртам. Ә ачык түтәлдә гибридларны умарта кортлары серкәләндерә торган сортлар белән аралаштырам. Хикмәтте шунда: сортлары – тәмлерәк, гибридларында җимеш бирүче ана чәчәкләре күбрәк, уңышы мулрак, үзләре чирләргә бик нык бирешмәүчән булуы ягыннан отышлы. Ел саен яратып үстерә торган “Герман”, “Маша”, “Маринда”, “Хасбулат”, “Зятек”, “Верные друзья”, “Дружная семья”, “Мальчик с пальчик” һәм башкалар янына, былтыр данлыклы Себер селекциясенә кергән “Таганай” һәм “Сибирская гирлянда” өстәлде. Кап тышына бер үсенте 400 кыяр бирә дип язганнарына ышанып бетмәгән идем. Алдамаганнар! Быел Таганай орлыгын таба алмадым, әмма шул сериягә кергән тагын берничә төрле орлык чәчтем. Бакчачылар үтереп мактый торган яңа төр гибрид – МЭЛСны да сынап карарга булдым. 

Теплицада кыяр гибридларыннан югары уңыш алуның үз серләре бар. Беренчедән, туфрак органикага бай, көпшәк, һәрвакыт дымлы, үсентенең тамыры мүлчәләнгән булуы зарури. Кыярны атна саен төрле составлар белән ашлап торам: кычыткан, көл төнәтмәләре, тавык һәм сыер тиресе, ипи катысы, чүпрә ачыткылары сибү, яфракларына микроэлементлар бөркү дисеңме? Төпләренә черемә, кипкән чүп үләннәре өстим. Сугаргач, коры көл сибеп җибәрәм. Мин кыярның астагы биш яфрагын, җирдән ярты метрга җиткәнче яралган беренче җимшәннәрен кызганмыйча өзеп ташлыйм. Бу үсентеләр арасында һава йөрсен, чирләр таралмасын, тамырын ныгытсын, өскә таба тизрәк үрләргә көче калсын өчен мөһим. Сортлыларның арасын 40-45 см, гибридларны ярты метр чамасы калдырып утыртам, бер сабак кына итеп үрмәләтәм. Янсабаклары күренә башлауга чеметеп өзеп ала барам. 

Чукта кыярлары бик күп ярала, эрерәкләрен җыя барам, яңалары исәя тора. Үрмәләрен өзәм. Аларның шпагатка ябышып менүче кыярга кирәге юк. Үсенте түшәмгә менеп җиткәч, өстәге 4-5 яфрагыннан кала, калганнарын өзеп алып, сабакны саклык белән җиргә төшереп, тамыры әйләнәсенә түгәрәкләп салам. Өстенә черемәле туфрак салып, күп итеп җылы су, комплекслы ашлама эремәсе яки тирес ачыткысы, көл сибәм. Бу ысул картаеп килүче кыяр сабагының икенче сулышын ача, яңа тамырлар яралгач, ул янәдән кинәнеп уңыш бирергә керешә. Октябрьдә дә кыяры үсә әле аның. Кара көзгә кергәнче теплицаны зарарсызландырып, юып, киптереп, сидерат чәчеп үстереп өлгерергә, җылы түтәлләр ясап калдырырга кирәк булганга гына, вак кыярлар сырышкан ямь-яшел сабакларны октябрьдә кызгана- кызгана йолкып алабыз.

Кыярны искереп мурыган, яраксызга чыккан тимер яки агач кисмәк эченә вак ботаклар, чүп-чар, былтыргы яфраклар, үлән сабаклары, аның өстенә бер-ике чиләк ярым черегән тирес һәм уңдырышлы туфрак салып үстерергә дә була. Бакчасы бик кечкенә булучылар өчен бу ысул аеруча отышлы. Бер кисмәккә 6-7 данә үсенте утыртабыз. Өстенә ике-өч кат тукылмаган материал ябып, кырыйларын бау белән бәйләп куябыз.Үсентеләр өстен көндез ачып, кич ябып мәшәкатьләнмәскә дә була. Кыярлар үсә төшкәч, берничә мәртәбә туфрак өстибез. Алар өскә чаклы күтәрелгәч, киләчәктә аска таба салынып үсәчәк сабаклар җәрәхәтләнмәсен өчен, кисмәк кырыена иске шлангны ярып киертәбез. Өстенә кара каршы ике дуга беркетеп, гөмбәз ясыйбыз. Кыяр сабакларын әүвәлеге мәлдә шуңа үрмәләтәбез. Астагы 4-5 яфрак, янсабаклар өзеп алына. Кисмәккә җылы суны бер сипкәндә ике-өч чиләк салабыз. Әгәр көннәр бик җылы һәм кояшлы булса, көндез тимер савыт кирәгеннән артык кызмасын өчен, савытның көньякка караган ягына тыштан берәр нәрсә каплап куябыз. Кыярлар үсеп, як-якка тарала башлагач, моның кирәге бетә. Гадәттә, бер кисмәк, җыйнак кына түтәлдә үскән чаклы уңыш биреп куандыра. 

Хәмидә Гарипова,
Казан. 
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X