16+

Бакчасында хәтта фундук үстерүче Фарсель Зыятдинов «ШК» укучылары сорауларына җавап бирде

Бакчачы-галим, профессор Фарсель абый җәен, әлбәттә, бакчада уздыра. «ШК» укучылары сорау­ларына җавап бирү өчен ул тынчу Казанга килеп, «туры элемтә»дән соң янә бакчасына ашыкты. Укучыларыбыз сорауларын телефон, хат аша, хәтта редакциягә килеп, шәхсән җиткерде. Алабутаны ничек бетерергә? Әминә Гыйззәтуллина, 79 яшь (Магнитогорск): - Теплицадагы кыярларым чыга да, чәчәкләре ябылып, саргаялар,...

Бакчасында хәтта фундук үстерүче Фарсель Зыятдинов «ШК» укучылары сорауларына җавап бирде

Бакчачы-галим, профессор Фарсель абый җәен, әлбәттә, бакчада уздыра. «ШК» укучылары сорау­ларына җавап бирү өчен ул тынчу Казанга килеп, «туры элемтә»дән соң янә бакчасына ашыкты. Укучыларыбыз сорауларын телефон, хат аша, хәтта редакциягә килеп, шәхсән җиткерде. Алабутаны ничек бетерергә? Әминә Гыйззәтуллина, 79 яшь (Магнитогорск): - Теплицадагы кыярларым чыга да, чәчәкләре ябылып, саргаялар,...

Бакчачы-галим, профессор Фарсель абый җәен, әлбәттә, бакчада уздыра. «ШК» укучылары сорау­ларына җавап бирү өчен ул тынчу Казанга килеп, «туры элемтә»дән соң янә бакчасына ашыкты. Укучыларыбыз сорауларын телефон, хат аша, хәтта редакциягә килеп, шәхсән җиткерде.
Алабутаны ничек бетерергә?
Әминә Гыйззәтуллина, 79 яшь (Магнитогорск):
- Теплицадагы кыярларым чыга да, чәчәкләре ябылып, саргаялар, ә яфраклары ямь-яшел. Җирен дә алыштырдым инде. Нинди чир икән ул?
- Ак черек авыруы булырга тиеш. Кыярларга кирәкле матдәләр барып җитми. Тамыр муен­тык өлешен карагыз. Әлеге авыру теплицаның туфрагында да, диварында да калырга мөмкин. Җирне бакыр купоросы эремәсе белән эшкәртегез. 50 грамм бакыр купоросын 10 литр суда эретәсез дә, сабын кушып, кыярның тамыр җиренә сибәсез. Бордос сыекчасының бер процентлысын да кулланырга була.
Айзилә Һадиуллина (Казан):
- Соңгы елларда бәрәңгене агулап утырту модага керде. Зыянлыдыр инде ул?
- Ниндие белән утыртасың бит. «Агата»ның зыяны барлыгы ачыкланды. Соңгы вакытта «Прес­тиж» препараты белән бәрәңгенең күзәнәген генә эш­кәртәләр. Күзәнәк үзе агулы, мал-туарга бирергә ярамый, ә аңардан үсеп чык­кан яңа бәрәңгегә препаратның зарары күчми. 60-70 сантиметр тирәнлектә кыш­лаган колорадо коңгызлары, йокыдан уянгач, күзәнәк исенә килеп, аны ашыйлар да һәлак булалар.
- Чия төше кайнатмада булган чакта зыянлы, диләр. Чия вареньесы озак сакланырга тиешме?
- Шул елда ук кулланып бетерсәң әйбәтрәк. Бер елдан соң чиянең үзендә түгел, төшендә кеше өчен зыянлы матдәләр туплана башлый. Кайнатма белән компотны чия төшен алып ясасагыз яхшырак.
Эльвира Мозаффар («Шәһри Казан» журналисты)
- Чүп үләннәренә каршы нинди препаратлар тәкъдим итә аласыз?
- «Вазудин» дигәнне. Бә­рәңге белән томатта «Зенкор» дигәне кулланыла, ләкин аны соңгы арада сыйфатсыз чыгара башладылар, шуңа күрә кулланмаска тәкъдим итәм. Чүп үләннәрен бетерү өчен, җирне химикатлар белән бәрәңге утыртканчы яисә алганнан соң эшкәртергә кирәк.
Алсу Әхмәдуллина (Аксубай):
- Инде ничә ел рәттән бәрәңге бакчасын алабута баса, һич бетерә алмыйбыз. Нәрсәгә бәйле бу?
- Алабутаны бетерергә мөмкин инде. Бәрәңге утырткач та, җирне тырмаларга кирәк. Икенче кат вак алабута чыккач тырмалыйсы. Үзем дә бакчаны шулай эшлим, бер чүп тә үсми. Бәрәңгене күмгәндә, чүп үләннәре шулай ук юкка чыга. Ике атнадан соң кабат күмәсе. Чүп бетмәсә, бәрәңге чыкканчы, химикат кулланырга мөмкин. «Зенкор» чүпләрне дә үтерә, бәрәңгегә дә тими. Шулай да аны зур булмаган участокта сынап карагыз әле. Нәтиҗәсен шалтыратып хәбәр итәрсез.
Эльвира Биешева (Чаллы):
- Узган ел кортлар крыжовникның бөтен яфрагын ашап бетерде. Аңа каршы ничек көрәшергә була?
- Сезнең очракта огневка (утчыл күбәләк) турында сүз барадыр. Алар крыжовник белән карлыган яфракларын кимерә. Яфракларны «Танрек» препараты белән эшкәртсәң, алар шунда ук бетә. Агулауны крыжовник җимешләре барлыкка килгәнче башкарырга һәм җимешләрне җыярга 40 көн кала туктатырга кирәк. Крыжовник белән карлыган яфрагын гына түгел, җимешен дә харап итүче кортлар бар. Алар карлыган җимешләренә тишеп керә дә үз эшләрен башкаралар. Шундый бер корт 80гә якын карлыганны харап итәргә сәләтле.
Бәрәңгене кыраудан саклап була
Наилә Габделхәева (Яшел Үзән):
- Башка елларда өйдә болгар борычы әйбәт кенә үсә иде. Быел кибеттә сатыла торган торфлы савытка утырткач, борыч чыкты да катты.
- Торфтан эшләнгән савытлар күп очракта сыйфатсыз. Кибеттә сатыла торган җир дә еш кына зарарланган була. Аларны тикшерүче дә, кисәтүче дә юк бит. Сыйфатсыз товар саттылар дип, шикаять яза аласыз. Борыч рассадасын тартмаларга утыртыгыз. Сөт савыты да ярап куя, өчтән бер өлешен кисәсез дә утыртасыз. Берсенә икене төртсәгез дә була. Ачык грунтка күчереп утыртканда, савытны пычак белән ярасыз да ике өлешкә бүлеп утыртасыз. Туфрагы да була, тамырлары да саклана.
- Безнең бакчаларда фундук үстереп буламы?
- Әйе, мин дә күрше­ләрдән фундук алып, өч төп утырттым, әйбәт кенә үсеп утыралар. Утырт­канчы, аны бераз суыткычта тоттым. Ул кышкы стадияне үтәргә тиеш. Үзебезнең «Идел» бакчачылык җәмгыятендә берничә кеше фундук үстерә. Ул урман чикләвегеннән эрерәк. Тәмле дә.
Кама Тамагыннан:
- Пекин кәбестәсен инде өч ел утыртабыз. Беренче елны әйбәт үсте, былтыр һәм быел чәчәккә китте. Сәбәбе нәрсәдә?
- Утырту срогын үзгәрткәнсездер. Үзгәртмәгән очракта, эссе булу аркасында да чәчәккә китәргә мөмкин. Сыйфатсыз орлыкта да сәбәп булырга мөмкин.
Гөлнар Мәхмүтова (Әлмәт):
- Яшелчәләрне кыраудан берәр ничек саклап буламы?
- Татарстанда кырауның соңгы өч елда төшкәне юк, Идел буенда бигрәк тә. Кырау буласын алдан әйтәләр бит. Шундый хәбәр ишетелсә, чүп өемнәрен яндырып, бәрәңгене төтенләндерергә кирәк. Бакча өстендә төтен полоса булып торырга тиеш. Су сипсәң дә, кырау сукмый. Кыяр, карбыз түтәлләренең як-ягына дуга куеп, пленка белән каплап та сак­ларга була.
Тәслимә Мөнирова (Лениногорск):
- Тирес кертелгән бак­­чада яшелчә белән җи­ләк-җимеш һәрвакытта да ишелеп уңамы?
- Тирес белән сак эш итәргә кирәк. Зыяны да бар, файдасы да зур. Тиресне җиләк үсә торган бакчага кертергә ярамый. Помидор астына да күп саласы түгел. Артыгы белән кертсәң, җиләк яфраклары нык зурая, җиләк бөреләре аз формалаша. Тиресне череткәннән соң гына кертергә кирәк. Иң яхшы тирес - атныкы. Аның астына опилка (пычкы чүбе) салалар бит. Шуның белән бергә кушылгач, файдасы күбрәк була. Икенче урында - сарыкныкы, аннары - дуңгызныкы.
Рәдиф (Биектау):
- Бакчабыздагы алмагачларны, чия агачларын кырмыска басты. Аның белән ничек көрәшергә?
- Әгәр кырмыска оясының тирәсендә үсемлекләр булмаса, таяк тыгып болгатасың да шуңа кайнап торган су сибәсең. Берничә тапкыр шулай кабатлыйсың. Моннан тыш, «Муравьин» дип аталган химикат кулланырга мөмкин.
Рәшит Сираҗиев (Казан):
- Бу кызуда алмагачларга су сибәргә ярыймы?
- Яшенә дә, картына да сибәргә кирәк, мондый эсседә тамырларга дым җитми. Узган ел хәтта каеннар корыды. Бакчамда кура җиләге белән карлыганнар гел суда.
Сөләйман Шакиров, 79 яшь (Казан):
- 32 ел элек Беломор урамында өч сутый бакча алган идем. Зур булмаса да, барлык яшелчә, җимешне утыртабыз. Ел уңышлы килгәндә, безнең яшелчәләр дә сөендерә. Һәр елны 2,5 метрлы ике түтәл суган утыртам, әмма күбесе каты кыякка китә, шуннан төбе дә булмый. Сәбәбе нидә икән? Базарлы Матакта энем Ильез яши. Бәрәңге бакчасына 10 метр түтәлгә суган утырткан, әмма бер каты кыягы да юк. Суганы күп, эре була.
- Суганның төбе булмавы берничә әйбергә бәйле булырга мөмкин. Әйтик, суган чебене ашаса, тамыры череп бетә. Каты кыяк - иртә срокта кату дигән сүз. Ул авыру түгел. Кызганыч, хат авторы суганның ничек булмавын язмаган: черепме икән, әллә башкачамы? Сортына да карый, орлык бирә торган суган алдан ката.
Варенье рецепты
Бер кило җиләккә 600 грамм шикәр комы кушабыз. Бераз төябез дә шешәгә тутырып, суыткычка куябыз. Болай эшләгәндә, җиләкнең витаминнары саклана. Кайнатканда, нинди генә рецепт булмасын, хәтта «пятиминутка»да файдалы матдәләр юкка чыга. Узган җәйдә җыелган җиләкнең соңгы шешәсен күптән түгел генә ачтык әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading