Иң элек томат пюресы ясар өчен 3 кг помидор, 6 зур кишер, 1,5 кг татлы борыч, 3 кг баклажан, 2 баш сарымсак, 250 гр үсемлек мае, 250 гр аш серкәсе, 0,5 л шикәр комы, 1-2 аш кашыгы тоз кирәк булачак.
Скопировать ссылку
Иң элек томат пюресы ясар өчен 3 кг помидор, 6 зур кишер, 1,5 кг татлы борыч, 3 кг баклажан, 2 баш сарымсак, 250 гр үсемлек мае, 250 гр аш серкәсе, 0,5 л шикәр комы, 1-2 аш кашыгы тоз кирәк булачак.
Беренче булып 3 кг помидорны иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа, угычтан чыгарылган кишерне өстибез. Помидор белән кишерне кәстрүлгә салып, пешерергә куябыз. Алар пешкән арада, баклажан белән борычны әзерли торабыз. Борычны төшләреннән араларга һәм эре итеп турарга кирәк. Бик вак турасагыз, пешергәндә ул изелеп бетәчәк. Баклажанны шулай ук 4-5 см киңлектә калдырып турыйбыз. Кайнап торган помидор белән кишергә, беренче
итеп баклажаннарны, аннары борычны салабыз. Шунда ук үсемлек мае да салырга онытмаска. Тоз, шикәр комын да кушып, кәстрүлнең капкачын ябабыз һәм яшелчәләрне пешерәбез. Яшелчәләр пешкәндә, берничә тапкыр болгатып алырга була.
Комментарийлар