Шәһри Казан

Баклажан үстерә беләсеңме?

Беренче хата. Рассада өчен орлыкны соң чәчү. Икенче хата. Контейнерга утыртылган рассаданы күчереп утыртырга туры килә. Ә баклажан рассадасының тамыр системасы күчереп утыртуны начар кичерә. Шуңа да аны башта ук торфлы чүлмәккә утыртыгыз. Өченче хата. Кайберәү­ләр баклажан рассадасын 24 сәгать буе якты урында тоталар. Ә алар яхшы үс­сенгә, кыска көн...

Реклама

Беренче хата. Рассада өчен орлыкны соң чәчү.
Икенче хата. Контейнерга утыртылган рассаданы күчереп утыртырга туры килә. Ә баклажан рассадасының тамыр системасы күчереп утыртуны начар кичерә. Шуңа да аны башта ук торфлы чүлмәккә утыртыгыз.
Өченче хата. Кайберәү­ләр баклажан рассадасын 24 сәгать буе якты урында тоталар. Ә алар яхшы үс­сенгә, кыска көн яктысы кирәк. Кичке сәгать алтыдан иртәнге сигезгә кадәр биек фанер тартма белән ябып торганда уңышны ике атнага иртәрәк алу мөмкинлеге бар.
Дүртенче хата. Помидор белән баклажан бер семьялыкка керсә дә, түтәлгә янәшә утыртырга ярамый. Рассада вакытында бер тәрәзә төбендә дә үстермәгез.
Бишенче хата. Суны дөрес сипмәү аның үсешенә генә түгел, уңышына да йогынты ясый. Ул артык дымга бик сизгер. Су күп булса, гөмбә авыруы барлыкка килергә мөмкин. Серкәләнү процессын да авырлаштыра. Су җитешмәгән очракта да начар, чөнки аның тамыр системасы туфракның өске катламында урнашкан. Сип­кәндә, суны баклажанның яфракларына тидер­мәгез.
Алтынчы хата. Баклажан туфрагын йомшартканны ярата. Әмма 3-5 см дан да тирән итеп йомшартмагыз. Иң яхшысы: суны ­сипкәннән соң көпшәк­ләндерү.
Җиденче хата. Баклажан ботак чыгарырга ярата. Аның 3-4 ботагын гына калдырыгыз.
Сигезенче хата. Уңышын җыйганда күпләр аны сындырып ала. Нәтиҗәдә сабакта яра калып, анда инфекцияләр эләгергә мөмкин. Кайчы яки секатор кулланырга тырышыгыз. Авыру эләктергән һәм җиргә ятып торган яфракларын да алыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: