16+

Бакыр һәм җиз әйберләрне чистарту ысулы

Бакыр һәм биз әйберләрне “металлин” дип аталган әзер состав белән чистартырга мөмкин.

Бакыр һәм җиз әйберләрне чистарту ысулы

Бакыр һәм биз әйберләрне “металлин” дип аталган әзер состав белән чистартырга мөмкин.

Кулланыр алдыннан, сыеклыкны болгатып, аны чүпрәк белән чистартырга тиешле әйберләргә сөртәләр, аннан соң сукно белән ышкып ялтыраталар. “Металлин”ны өйдә дә хәзерләргә мөмкин. Аның составына: кер сабыны (2 өлеш), нашатырь спирты (3 өлеш), акбур порошогы (9 өлеш) һәм су (96 өлеш) керә.
Бик нык пычранган бакыр һәм җиз әйберләрне серкә белән чылатып, акбур белән ышкырга кирәк.

Бакыр һәм җиз әйберләрне шомарту өчен, түбәндәге составны кулланырга була: 5 өлеш нашатырь спирты, 10 өлеш су һәм 2 өлеш акбур.
Майланган әйберләрне кайнар кер содасы эремәсе белән юалар, аннан соң югарыда сөйләнгәнчә чистарталар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading