16+

Балалар бүлмәсенә ремонтны ничек дөрес итеп ясарга?

Бала бүлмәсенә ремонт ясарга ният­ләп торасызмы? Киңәшебез сезнең өчен.

Балалар бүлмәсенә ремонтны ничек дөрес итеп ясарга?

Бала бүлмәсенә ремонт ясарга ният­ләп торасызмы? Киңәшебез сезнең өчен.

  • Балалар бүлмәсен өчкә: ял, уку һәм уен зоналарына бүлегез.
  • Обой сайлаганда, флизелин обойга өстенлек бирегез. Белгечләр винил обойларны алмаска киңәш итә.
  • Бүлмә диварларына бер генә төсле обой ябыштырыгыз. Ул ачык төс булыр­га тиеш. Мультик геройлары төшкән яки башка рәсемле обойлар сайларга кирәкми. Бердән, андый обойларга мебель туры китерергә кыен. Икенчедән, бала андый рәсемнәрдән тиз туя. Төрлелек өчен диварга ябыштыра торган наклейкалар кулланыгыз. Гаилә белән төшкән фотоларны да куярга була.
  • Түшәмне буяп кына да куя аласыз, гипсокартоннан да эшләргә була. Соңгы вакытта тарттырылган (натяжной) түшәмнәр популяр. Аны да ясатырга була. Әмма күп катлы, катлаулы композицияләр турында уйламагыз да, барысы да гади булсын. Кайберәүләр зур итеп кояш ясатып куя, бала тиз үсә, яшүсмер өчен ул, әлбәттә, актуаль түгел. Төсенә килгәндә, тыныч төсләрне сайлагыз.
  • Бүлмәдә урын күп булса, спорт почмагы да булдыра аласыз. Баскыч, балалар тренажеры куегыз, канат элегез. Тик аларны ничек беркетәсен алдан ук уйлагыз. Тарттырылган түшәм бу очракта актуаль булмаска мөмкин.
  • Бүлмәгә һава дымландыргыч кую да комачауламый.
  • Бүлмәгә аквариум һәм гөлләр дә куе­гыз. Бала аларны үзе карап-тәрбия­ләп торсын.
  • Балалар өчен кояш төшә торган бүлмәне сайлагыз.
  • Караватка ортопедик матрас куегыз.
  • Мебельнең экологик яктан чиста материалдан булуы хәерле.
  • Идән җылы булсын. Ламинат белән линолеумнан аермалы буларак, бөкедән эшләнгән идән җылырак, ул экологик яктан да куркынычсыз.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X