16+

Балан белән кара миләш кан басымын төшерә

Бүген бакчаны миләш, балан ямьләп утыра. Урманда мүк, нарат җиләге өлгергән. Тәмгә әчкелтем булсалар да, файдасы зур аларның.

Балан белән кара миләш кан басымын төшерә

Бүген бакчаны миләш, балан ямьләп утыра. Урманда мүк, нарат җиләге өлгергән. Тәмгә әчкелтем булсалар да, файдасы зур аларның.

Баланда суык тидереп авырганда булыша торган 25 төрле биологик актив матдә, шул исәптән витаминнар, минераллар, органик кислоталар бар. Моннан тыш ул кан басымын төшерә, кандагы холестерин күләмен киметә. Әмма составында дуплау матдәләре күп булганга, аны каны тиз оеша торганнарга, кан тамырларының варикоз киңәюе, гастрит һәм ашказаны авырулары вакытында ашау тыела.

Мүк җиләген икенче төрле урман антибиотигы дип әйтәләр. Ул иммунитетны ныгыта, температураны төшерә. Шуңа да аның согын салкын тигәндә эчәргә кирәк. Моның өчен җиләкне иләк аша уздырып, согын сыгып алабыз. Согыннан соң калган сыгынты өстенә су салып, бераз гына шикәр комы кушып, газ өстенә куябыз. Кайнап чыгар алдыннан уттан алабыз. Суынгач, сөзәбез дә сыеклыкка сокны кушабыз, сыгынтысын кулланмыйбыз. Мондый морста барлык органик кислоталар саклана. Мүк җиләген ашказаны авыртканнарга ашарга ярамый.
 
Нарат җиләге сидек кудыру үзлегенә ия, кан басымын тиз төшерә. Ул шулай ук бавыр авырулары вакытында файдалы, аны шикәр авыруыннан да кулланалар. Нарат җиләген кан басымы түбән булганнарга кулланырга ярамый.
Аңардан соус та әзерләргә була. Ул бигрәк тә сарык итеннән әзерләнгән ризыклар белән тәмле. Нарат җиләгенә берничә кашык коңгырт шикәр һәм лимон согы саласыз, аның өстенә су агызып (җиләкне күмәрлек булсын), капкач астында 5-7 минут пешерәбез дә итле ризык янына агызып бирәбез.

Балан җимеше шикәр, кан тамырларын ныгытучы Р-актив матдәләргә, К, С, А витаминнарына, эчәклекне чистарта торган пектиннарга, эфир майларына бай. Аңарда фосфор, магний, калий, тимер, марганец, бакыр, йод бар. Ул йокысызлыкка каршы да көрәшә. Авитаминоз булганда файдасы зур. Баланны бала көтә торган ханымнарга ашамаска кирәк.

Ютәлдән балан кайнатмасы: 1 кг балан җимешенә 0,5 кг бал салып, «су мунчасы»нда тотабыз. Кайнап чыккач, өстендәге күбеген алып, 2-3 минут кайнатабыз да банкаларга тутырып куябыз.

Кара миләш аскорбин кислотасы, К, Е һәм В витаминнарына бай. Составында йод, бор, бакыр, калий, кальций, магний, тимер, крахмал, органик матдәләр бар. Ул организмны токсиннардан, шлаклардан чистарта. Канның оешу сәләтен көчәйтә, каны тиз куера торган кешегә аны сак кулланырга кирәк. Кара миләш кан басымын төшерә. Шуңа да аны кан басымы түбән булганнарга ашарга ярамый.

Фото: liveinternet.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading