Камыр: Иң элек камыр куябыз. Өч стакан җылымса су яки сөткә ике аш кашыгы чүпрә, дүрт аш кашыгы шикәр комы, алты аш кашыгы он салып болгатасың да, унбиш минутка өстен каплап тотасың. Аннан соң шунда ук бер стакан көнбагыш мае, җиде стакан он, бер чеметем тоз салып, камырны тагын каплап, җылы урынга куябыз. Күтәрелгән камырны өч тапкыр төшерәбез.
Эчлек: Баланны без көзен күп итеп җыябыз да, суыткычка катырырга куябыз. Бәлешне пешерергә берничә сәгать кала баланны эретер өчен чыгарып куябыз. (баланны җыю белән дә пешерергә мөмкин. Аермасы юк) Аны җылымса су белән юабыз. Шуннан соң баланга 500 гр шикәр комы, 500 гр манный ярмасы салып болгатабыз да, камыр әзер булгач, бәлеш итеп ясыйбыз.
Комментарийлар