16+

Балан кыраулардан соң баллана

Алма гына түгел, балан да бик мул быел. Парк-скверлардагы авыр-авыр тәлгәшләрен көчкә күтәреп торган балан куакларын күргән һәркем шулай уйлый булыр. Баланның файдалы икәнен белсәк тә, аны кулланырга гына ашыкмыйбыз. Хикмәте шул тәмендәдер инде. Көзге кояш нуры астында күзне камаштырып ялтырап торган кызыл ачы җимешләрен кызыгып кабабыз да, ачылыгына түзә...

Балан кыраулардан соң баллана

Алма гына түгел, балан да бик мул быел. Парк-скверлардагы авыр-авыр тәлгәшләрен көчкә күтәреп торган балан куакларын күргән һәркем шулай уйлый булыр. Баланның файдалы икәнен белсәк тә, аны кулланырга гына ашыкмыйбыз. Хикмәте шул тәмендәдер инде. Көзге кояш нуры астында күзне камаштырып ялтырап торган кызыл ачы җимешләрен кызыгып кабабыз да, ачылыгына түзә...

Ачы түгел, татлы
Тәме дигәннән, баланны җыюның да үз хикмәте бар бит. Аны бер исеңә төшеп кенә чыгып җыярга кирәкми. Гадәттә, балан җимешләре беренче кыраулардан соң балланып китә. Менә шунда гына сизелә аның үзенә генә хас исе һәм баллы тәме. Салкыннарны көтәргә вакытыгыз булмаса, җыйган баланыгызны суыткычның туңдыру камерасына куегыз. Саклауга килгәндә, аны тәлгәшләре белән дә, берәм-берәм җыелган килеш тә сакларга була. Күп урынны алмасын, бер-беренә ябышып китмәсен, дисәгез, балан җимешләрен, юып киптергәннән соң, подноска куеп туңдырырга куегыз. Күпмедер вакыттан соң алып, аны пакетка тутырырга гына кала.
Син генә булышасың
Фитонцидларга бай балан иң беренче чиратта вируслы инфекцияләрне дәвалаганда һәм салкын тидереп авырганда кулланыла, температураны төшерү үзлегенә ия. Гипертония, атеросклероз, гастрит, ашказаны һәм эчәклек җәрәхәте булган кешеләргә дә баланны көндәлек рационга кертергә кирәк. Бер мичкә балны бер кашык дегет боза дигән кебек, шундый да файдалы баланның кайберәүләр өчен зыянлы булуы бар. Аны аеруча гипотоникларга, ягъни кан басымы түбән булганнарга кулланырга ярамый. Ашказаны согы кислоталылыгы югары булганнарга, тоз авыруыннан җәфаланучыларга да балан белән мавыгудан ерак торырга кирәк.
Баланның җимеше генә түгел, төшләре дә кулланыла. Әйтик, каһвә урынына. Моның өчен аны коры табада кыздырасың да, кофемолкада изеп, каһвә кебек кайнатып эчәсең. Халык табиблары ышандыруынча, балан төше организмнан артык суны чыгара.
Баланга шикәр комы кушып изеп, аны суга салып эчсәң, менә дигән витаминлы эчемлек килеп чыгачак. Бу эчемлек канны чистарта. Сару кайнаганда исә бер стакан суга бер бал кашыгы балан кайнатмасы салып эчегез, нәтиҗәсен шунда ук күрерсез. Кайнатма дигәннән, аны да әзерләп куегыз. Кайнатма өчен 1 кг балан җимеше, 1,2 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су кирәк була. Баланны кайнап торган суда биш минут пешекләп алабыз да, өстенә кайнар сироп салып, төнгә калдырабыз. Аннан бер тапкыр кайнатып алып, банкага тутырып куябыз.
Баланны суыткычка туңдырырга куйдык, кайнатмасын әзерләдек, инде тыныч күңел белән кышка да керергә була...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading