16+

Баллы газлы су чынлап та зыянлымы?

Белгечләр моңа кискен генә җавап бирергә ашыкмый. Газлы суны күпме эчүеңә, аның сыйфатына, составында булган ингредиентларга һәм газлылыгының күпме дәрәҗәдә булуына бәйле, ди алар. Ничек кенә булмасын, аның организмга тискәре тәэсирен танырга кирәк, әмма ул зыян төрле дәрәҗәдә булырга мөмкин.

0,33 литрлы кока-колада 6,5-8 кисәк шикәр бар. Шуңа да аны еш куллану шикәр авыруына, симерүгә китерергә мөмкин. Газлы судагы углекислоталы газ ашказанының лайлалы тышчасын ярсыта, тозлы кислота эшләнеп чыгуга стимул бирә, шулай ук ашказаны-эчәклек трактының хәрәкәт активлыгын боза. Шуңа да гастриты булган, ашказаны һәм эчәклеге белән проблемалары булганнарга аны эчәргә ярамый.

Америка галимнәре ундүрт ел буе Сингапурда яшәүче 60 меңнән артык кешене 14 ел дәвамында күзәткән һәм газлы суларның организмнарына тәэсирен өйрәнгән. Алар әйтүенчә, газлы су яратучыларда ашказаны асты бизе рагы барлыкка килү куркынычы 87 процентка югары. Бу күп итеп инсулин бүленеп чыгу белән бәйле.

Күпләр газлы су эчүне гадәткә кергән, аннан котылып булмый ди. Алар хаклы: баллы әйберләр һәм газлы эчемлек составындагы кайбер компонентлар чынлап та бәйлелек барлыкка китерә. Баллы газлы су яратучыларга морс, газсыз суга, компотка күчәргә кирәк. Сокны да еш эчәргә кирәкми, аңарда да шикәр күп.

("АиФ")

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading