Шәһри Казан

Баллы помидорлар әзерләү ЫСУЛЫ

3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы, 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе кирәк була.

Реклама

Банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидор тутырабыз да (помидорларның төбенә тишек ясыйбыз) өстенә кайнап чыккан су салып, 5-10 минут тотабыз. Аннары кәстрүлгә бушатып, шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.

Альбина Фазлыева, Балтач, Бөрбаш

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: