16+

Балык пешерү серләре

Балык тәмле булып пешсен дисәң, кайбер серләрне белергә кирәк:

Балык пешерү серләре

Балык тәмле булып пешсен дисәң, кайбер серләрне белергә кирәк:

Диңгез балыгын кыздырырга 20 минут кала аның өстенә лимон согы сыгыгыз.
Океанда тотылган балыкны кыяр тозлыгында пешерегез.
Балык майлы булган саен тәмлерәк пешә. Майлылык буенча аларны өч төргә бүләләр.
Бик майлылар: мәрсин (осетр), сөләйман (лосось) балыгының кайбер төрләре, сельдь, минога, еланбалык (угорь), хамса, скумбрия.
Уртача майлылыктагылар: карп, сөләйман балыгының кайбер төрләре, камбала, җәен балык (сом).
Майсыз балыклар: тәрәч (треска), алабуга (окунь), чуртан (щука), керкә (форель).
Кыздыру өчен иң яхшы балыклар: карп, сазан, корбан балык (лещ), диңгез чабагы (корюшка), навага, кәрәкә (карась).
Балыкка тозны алдан ук сибеп куймагыз.
Төче сулыкларда яши торган балыкны башы белән пешерү яхшырак. Уха пешерү өчен дә яхшы ул балыклар.
Балыкны кыздырыр алдыннан 15 минут сөттә тотсагыз, ул сусылрак була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading