16+

Балык ашагыз

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балыкны атнасына ике-өч тапкыр ашарга куша.

Балык ашагыз

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы балыкны атнасына ике-өч тапкыр ашарга куша.

 Диңгез һәм елга балыкларының төп өстенлеге – омега-3 майлы кислоталарына бай булуы. Ул кандагы холестерин күләмен көйли. Шуның белән атеросклероз булдырмаска булыша, баш миенә, йөрәк һәм кан тамырларына уңай тәэсир итә. Балык иткә караганда тиз үзләштерелә. Шулай ук аңарда матдәләр алмашы өчен кирәк булган йод, марганец, бакыр, цинк, фтор кебек микроэлементлар бар.

Майлы балыклар исә буыннар өчен дә файдалы.
Сөмбаш (семга), скумбрия, сельдь, ала балыкта (форель) сөяк кимерчәк тукымасы өчен мөһим булган кальций, фосфор, омега-3 майлы кислотасы, D, А һәм Е витаминнары бар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading