16+

Балык ашы пешерү ЫСУЛЫ

Моның өчен: 500 гр тәрәч балыгы (треска), 2 бәйләм петрушка, 1 баш суган, 1 бәйләм яшел суган, 6 аш кашыгы зәйтүн мае, 2 тырнак сарымсак, 4 бәрәңге, 200 гр кукуруз (консервланган да ярый), 100 мл 33 процентлы каймак, тоз, борыч кирәк.

Петрушканы юып, яфракларын йолкып алабыз, суганны вак итеп турыйбыз, сарымсакны угычтан уабыз. Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Балыкны чистартып, порцияле кисәкләргә бүләбез. Зәйтүн маенда суганны кыздырабыз, аңа сарымсак белән бәрәңгене кушабыз. 1,5 литр су салабыз. Кайнап чыккач, 10 минут пешерәбез. Суган белән петрушканы, балыкны һәм кукурузны шулпага салабыз. Тоз, борыч сибәбез. Соңыннан каймак салабыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading