Шәһри Казан

Банан салам, помидор алам...

Яшелчәләрне химик препаратлардан башка гына үстерүчеләрнең саны елдан-ел арта. Аларның тәҗрибәләре белән сезне дә таныштырасыбыз килә.

Реклама

Помидор утыртырга ике көн кала киптерелгән банан кабыкларын ике көн суда тотарга һәм помидор утыртыласы чокырчык төбенә ике банан кабыгы белән бер аш кашыгы көл салып калдырырга була. Алар өстенә аз гына туфрак сибеп, помидорны утыртып куясыз. Банан туфракны - калий, ә көл фосфор белән баета. Банан кабыгы урынына арзанлы гына балык та куеп калдыра аласыз. Ул туфракны натрий, фосфор һәм калий белән генә баетып калмый, ә аю чикерткәне (медведка) дә куркыта.
Кәбестәне утыртыр алдыннан чокырчыкка кабыгыннан чистартылган бә­рәңге дә урнаштыралар икән. Бәрәңге черегәндә, кәбестә үсентесе туклыклы матдәләрне ала. Тик бәрәңгене кабыгыннан чистартырга онытмагыз, югыйсә ул бүлбеләреннән үсеп китәргә мөмкин.
Май аенда кычытканнар да үсеп чыга. Аларны бер зур кәстрүлгә яки мичкәгә тутырып, өстенә су агызыгыз. Биш көннән кычыткан әчеп чыга. Төнәтмәне сөзеп алып, бер өлеш кычыткан суына ун өлеш су кушыгыз да утырткан яшелчәләргә сибегез. Тик салат, укроп, петрушка, шпинат һәм суганга сипмәгез. Шулай ук кишергә дә сибәргә ярамый, югыйсә ул «мөгезле» булып үсә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: