Шәһри Казан

«Бер әби әйткән иде...»

Нинди дә булса авырудан тәмам интегеп, табибларга йөреп арыгач, эчкән даруларының да файдасын күрмәгәч, батып баручы саламга ябышкан кебек, күпләр халык медицинасы белән кызыксына башлый. Телевизорда да, газета-журнал битләрендә дә дару үләннәре белән дәваланырга чакыралар. Янәсе, «бер дару да булыша алмаган иде, гап-гади бер үлән белән генә исән калдым».

Реклама

- Соңгы ун елда фитотерапия чынлап та популярлашып китте. Тик ул яңа гына барлыкка килгән нәрсә түгел. Ул кешелек белән бергә туган. Шушы чор эчендә күп этап үткән. Аны башта кулланганнар, аннары танымаганнар. Аннан кабат күтәреп алганнар. Шулай бер бата, бер калка торгач, инде менә дистә еллап ул кеше арасына чыга башлады. Сәбәбе дә бар, хроник патологиясе булганнарга дарулар белән генә ярдәм итеп бетереп булмый, аннан, дару аркасында төрле өзлегүләр барлыкка килә, алар бавырны җимерә башлый. Шунлыктан дару үләннәренә дә мөрәҗәгать итми булдыра алмыйбыз. Ләкин даруларның дәвалау процессында үз роле барлыгын да искәртәсем килә.
- Фәүзия Гыйниятовна, Сез фармаколог та, фитотерапевт та. Үзегезгә аларның кайсысы якынрак соң?
- Медикаментлар белән дәвалауны һәм фитотерапияне икесен икегә аерып карарга кирәкми. Алар бергә эшләргә тиеш. Миңа авырулар белән эшләү җиңелрәк, әлбәттә. Даруларны да, үләннәрне дә яхшы белгәнлектән, аларның икесен дә берьюлы кулланам. Пациент табибка, гадәттә, авыртуы көчле булганда килә. Дару ярдәмендә авыртуны мөмкин булганча тизрәк баскач, дәвалану процессына фитотерапияне кушып җибәрәм.
- Аны бөтен авырулардан да кулланырга буламы?
- Фитотерапия психосоматик, ягъни нерв киеренкелеге, борчылу, озакка сузылган яки даими стресслар аркасында барлыкка килгән авыруларны дәвалаганда нәтиҗә бирә. Психосоматик авыруларга ашказаны җәрәхәте, эчәклек ялкынсыну, дисбактериоз, ашказаны-эчәклек тракты авырулары керә. Бу очракларда фитотерапия төп дәвалау методы булып тора. Дару белән дәваланган очракта ул авыруның чыганагын түгел, симптомнарын гына бетерә. Ә авыру чыганагы кешенең психикасында яшеренеп ятарга мөмкин. Дару үләннәре исә кешенең психикасын, дөньяны кабул итү рәвешен дә үзгәртергә сәләтле. Бер көнне генә бишенче сыйныфта укый торган бала килде. Эче авырткан. Сораштыра торгач, эче дәрестә контроль эш алдыннан авыртуы ачыкланды. Ул моңа бик борчылган, күрәсең. Шул борчылуы эч авыртуны китереп чыгарган.
Фитотерапия ул медикаментлар белән дәваланганда өстәмә дәвалану чарасы буларак та, профилактика максатыннан да, теге яки бу даруның тәэсирен йомшарту, кирәкмәгән өзлегүләр булмасын өчен дә кулланыла.
- Дарулардан аермалы буларак, үлән үз нәтиҗәсен озаграк көттерә шул...
- Бөтен очракта да түгел. Температураны төшергәндә, какырык чыгарганда нәтиҗәсе тиз сизелә. Ә менә атеросклероз, ишемия, инфаркттан соңгы дәвалану курсында, буын авыртулары булганда ул үзен ике-өч атнадан соң гына күрсәтә башлый. Кайбер очракта еллар буена да кулланыла ул. Аның каравы үләннәрне озак вакыт куллануның зыяны юк. Тик бу очракта дәвалаучы табибыгыз аларны дөрес сайларга һәм дозасын төгәл белергә тиеш. Гомумән, үлән төнәтмәләрен «бер әби әйткән иде» дигән принцип белән эчәргә ярамый. Аларның да бит төрлесе бар, агулылары да күп, бер-бере белән ярашмый торганнары да бар. Дөрес кулланмаган очракта алар баласызлыкка китерергә һәм башка җитди проблемалар чыгарырга мөмкин.
- Көз айларында күпләрнең ашказаны-эчәклек тракты белән бәйле проблемалары калкып чыга. Аны булдырмас өчен нәрсә кулланырга киңәш итәрсез икән?
- Ашказаны җәрәхәтен 250 ел элек үк алма белән дәвалаганнар. 150-200 гр лы алманы вак угычта уабыз. Кабатлап әйтәм: вак угычта. Ни өчен дигәндә, алмада пектин матдәләр күп. Күзәнәкара пространствода урнашканга күрә, аларны җимерергә кирәк. Ач карынга шул уылган алманы ашыйбыз да өч сәгать бер нәрсә дә эчмибез һәм ашамыйбыз. Мондый мөмкинлек булмаганда, аны йоклар алдыннан да ашарга була. Тик бу юлы ашап өч сәгать үткән булсын. Эч кибүдән җәфаланучыларга да булыша ул.
Көзгә кергәч, салкын тидереп авыручылар да күбәя. Профилактика максатыннан мин гөлҗимеш төнәтмәсе эчә башларга киңәш итәм. Гөлҗимеш ике төрле була, берсе эт гөлҗимеше (шиповник собачий), икенчесе май гөлҗимеше (майский, икенче төрле коричный дип тә атала). Соңгысы аның витаминнарга баерак. 200 гр кипкән май гөлҗимешенә бер литр су салабыз да сүрән утка куябыз. Кайнап чыгар алдыннан (кайнатып чыгармаска) уттан алып сөзәбез һәм, С витамины саклансын өчен, вак итеп туралган бер лимон салабыз. Капкач белән ябып, дүрт сәгать төнәтәбез. Иң яхшысы аны катыру, алай итмәгәндә төнәтмәне суыткычта саклый аласыз. Бер ай дәвамында көненә ике тапкыр чәегезгә берәр аш кашыгы яки берәр боз шакмагы салып эчәсез. Төнәтмәгә шикәр яки бал да өсти аласыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: