16+

Бөер кабак ярата

Бөерләр өчен җиде файдалы продукт:

Бөер кабак ярата

Бөерләр өчен җиде файдалы продукт:

Яшел тәмләткечләр. Аларны еш куллану организмны А витаминына баета.
Алма һәм аның кабыгы. Алманың баллы сортларын көненә өчне ашарга кирәк. Алманың кабыгын киптереп, аңардан төнәтмә ясап, көненә бер стакан эчегез.
Балык. Ул шулай ук алыштыргысыз диетик продукт.
Карбыз. Ул, белгәнегезчә, сидек кудыру үзлегенә ия. Шуның белән карбыз организмны чистарта, бөерләрдәге комны юдырып чыгара.
Кабак. Витаминнарга, аеруча тимергә бай кабак бөерләр авыртканда кулланыла.
Гөлҗимеш. Аның составындагы С витаминының салкын тиеп авыртканда файдасы зур, шуның белән ул иммунитетны ныгыта.
Арыш икмәге. Витаминнарга һәм клетчаткага бай икмәк ашкайнату процессын, матдәләр алмашын яхшырта. Кан басымын төшерә һәм холестеринны киметә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading