16+

Бөерең авыртса, канәфер чәчәген чәйнә

Сирень чәчәге һәм яфрагы күп кенә авырулардан да котылырга ярдәм итә. Менә аларның кайберләре:

Бөерең авыртса, канәфер чәчәген чәйнә

Сирень чәчәге һәм яфрагы күп кенә авырулардан да котылырга ярдәм итә. Менә аларның кайберләре:

- бөер авырулары вакытында (цистит, пиелонефрит, сидек юлларына таш утырганда) 2 аш кашыгы вак итеп туралган канәфер яфрагына 250 мл кайнар су агызабыз да утка куябыз. Кайнау хәленә җиткәч, уттан алабыз. 3 сәгать төнәткәч, сөзеп, ашар алдыннан көненә 4 тапкыр берәр аш кашыгы эчәбез.
- температураны төшерү һәм тирләтү сыйфатында: 2 аш кашыгы сирень һәм юкә чәчәге катнашмасына (1:1) бер стакан кайнар су агызып, 1 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1әр стакан эчәбез.
- радикулит яки полиартрит вакытында 2 аш кашыгы канәфергә 2 аш кашыгы атланмай кушып, авырткан урынга сылыйбыз.
- сулыш органнары авырулары (бронхит, трахеит, пневмония) вакытында 1 аш кашыгы киптерелгән канәфергә 1 стакан кайнар су салып, 1 сәгать төнәтәбез. Көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәбез.
Шуны да истә тотыгыз, сирень агулы үсемлек санала. Шуңа да аны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү зарур, дозасын да чамалап кына кулланыгыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading