16+

«Әби төенчеге» тортын пешерү ЫСУЛЫ (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ, ВИДЕО)

Торт беленнәрдән ясала.

«Әби төенчеге» тортын пешерү ЫСУЛЫ (АДЫМЛАП ӨЙРӘТҮ, ВИДЕО)

Торт беленнәрдән ясала.

Белен пешерү өчен:
4 йомырка
4 аш кашыгы шикәр комы
1 пачка ванилин
1\2 чәй кашыгы тоз
2 стакан сөт
1 стакан су
2 стакан он
2 аш кашыгы үсемлек мае

Крем өчен:
500 мл 20% каймак
Тәменә карап шикәр комы
1 пачка Ricotta сыры


1. Йомырканы шикәр комы һәм  тоз  кушып болгатып күпертәбез.


2. Катнашмага сөт, ә аннары су салып якшылап болгатабаз.


3. Он һәм үсемлек мае салып болгатуны дәвам итәбез.


4. Кызган табада беленнәрне пешерәбез һәм суынырга куябыз.


5. Крем өчен кирәкле булган ризыкларны барсын бергә кушып болгатабаз.


6. Рәсемдә курсәтелгән кебек,  5-6 беленне ян-якларын күтәртеп тезәбез.


7. Калган беленнәрне чиратлап, арасына крем сылап,  банан һәм киви белән чиратлаштырып тезәбез.


8. Ян-яктагы беленнәрне уртага җыйныйбыз һәм бизибиз.

 

Әлфия Хәлиуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading