16+

Биектауда бәрәңгене... бәрәңгесез үстерәләр

Биектау районының Чыршы авылында яшәүче Рабия апа Дадатжанова бәрәңгене аның үрентеләреннән генә үстерә икән. Аларны апрель аенда ук утыртып чыгып, июльдә уңышын да ала. Бу мөмкин түгел, дисезме? Мөмкин, чөнки ул аны инде икенче ел шулай утырткан, һәм ике елда да бәрәңге аның өметен аклаган.

Биектауда бәрәңгене... бәрәңгесез үстерәләр

Биектау районының Чыршы авылында яшәүче Рабия апа Дадатжанова бәрәңгене аның үрентеләреннән генә үстерә икән. Аларны апрель аенда ук утыртып чыгып, июльдә уңышын да ала. Бу мөмкин түгел, дисезме? Мөмкин, чөнки ул аны инде икенче ел шулай утырткан, һәм ике елда да бәрәңге аның өметен аклаган.


Рабия апа тумышы белән Биектаудан түгел, 90 нчы елларда бирегә ул ире һәм балалары белән Дүшәнбе шәһәреннән кайтып урнашкан. Икесе дә укытучы булып эшләгән ирле-хатынлы гаиләгә авылда да эш табыла - алар мәктәпкә эшкә урнаша. Әмма моннан ике ел элек Рабия апаның ире үлеп киткән. Үзенә генә күңелсез булгач, әбисе янәшәсендә ике яшьлек оныгы да яши икән.
- Бәрәңгене үрентесеннән генә үстереп булуын минем ишеткәнем дә, күргәнем дә юк иде, - дип сөйли Рабия апа беренче тәҗрибәсе турында. - Ике ел элек көз көне миңа туганым өч кг тиз өлгерә торган бәрәңге алып килде. Мин аны сеткасы белән идән астында кадакка гына элеп куйдым. Яз җиткәч, алып карасам, бәрәңгеләрем үреп беткән. Үрентеләре 30-50 см булган. Бәрәңгене чистарттым да кая куйыйм икән, кәҗәләр дә, бозау да ашамый инде бу үрентеләрне, дип уйлыйм үземчә. Тукта, мин әйтәм, сарай артына гына төртеп чыгыйм әле, үсеп китәрләрме-юкмы, дип, яртылаш җиргә күмеп, өч рәт утырттым мин аларны. Бу апрель башлары иде. Берзаман карыйм: яфраклары чыга башлады, аннары чәчәк тә атты. Әмма күңелдә бер сорау - бәрәңгесе булырмы моның, юкмы? Авылдашлардан да сорап карыйм, агрономга да бирәм бу сорауны. Барысы да: «Юктыр, була торган хәл түгел бу», - ди. Июльнең 11ләрендә кәҗәләремә үлән җыярга дип сарай артына чыктым. Карыйм, бәрәңге төпләре янында берничә бәрәңге ята. Тавыклар тарап чыгарган икән аларны. Бәрәңгеләрне күреп, күземнән яшьләр килде. Беркем дә ышанмаган иде, ә ул менә уңышын да бирде. Һәр төптән дүртәр-бишәр бәрәңге чыкты. Уңышны җыеп, күрше-тирәгә дә тараттым. Өч чиләген киләсе язга утыртырга дип, әлеге дә баягы идән астына элеп куйдым.
Быел апрель ахырларында Рабия апа аларны идән астыннан чыгарып, үрентеләреннән чистарткан. Өч чиләк бәрәңгедән ярты капчык үренте чыккан. Бу юлы инде берничә метрлы канау ясап, шунда сирәк-сирәк кенә итеп, кояшка таба авыштырып, башын гына өстә калдырып, үрентеләрне тезеп чыккан. Икенче канауны ясаганда, аның туфрагын беренче рәткә сибеп барган. Утыртып бетергәч, кош-корт тарамасын дип, яхшылап таптап чыккан. Колхоз кырларына бәрәңге утыртканда, минем бәрәңгеләр инде чәчәк ата иде, ди Рабия апа. Бу юлы алар июль аенда ук уңышын бирә башлаган. Бәрәңге үрентеләрен утыртканда, ул аларны тирә-күршеләренә дә тарата. Аларның үрентеләре дә, ныклап үсеп китеп, уңыш бирә. Бер күршесе үз бәрәңгесенең үрентесен дә, ягъни башка сорт бәрәңгенекен утырткан булган, ул да шундый ук уңыш биреп сөендергән.
Рабия апаның исәпләп күрсәтүе буенча, бәрәңге үрентесен утыртып та уңыш алып булгач, үзеңә күпме файдасы кала. Бер бәрәңгедән 3-4 үренте үсеп чыга, бер үренте исә 4-5 бәрәңге бирә. Үрентедән чистартылып утыртылган бәрәңгенең үзеннән 4-5 бәрәңге аласың.
«Бу тәҗрибәне иң беренче булып мин эшләп караганлыкны белсәм, аны патентлап, «11 июль» дигән атама бирер идем», - ди Рабия апа. Ни өчен дигәндә, 11 июль аның иренең туган көне икән һәм нәкъ шул көнне ул беренче уңышын да алган булган.
* * *
Бәрәңгене мондый ысул белән үстереп буламы-юкмы икәнлеген без танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдиновтан да сорадык. Аның әйтүенчә, бу бик мөмкин. «Үрентесе белән бергә аз гына кабыгы да эләксә, яхшырак, әлбәттә, әмма мин бәрәңгенең шундый юл белән дә үсеп киткәнлеген беләм», - диде ул. Фарсель абый үзе дә бәрәңгене үрентесеннән чистартып, кирәкмәгән үрентеләрне чокырга күмгән һәм шуннан бәрәңгесе үсеп чыкканы бар икән. Болай утырткан очракта аның уңышы азрак булырга һәм бәрәңгеләре дә бик эре булмаска мөмкин, аннары аның үсеп китүе өчен дым да, җылылык та җитәрлек булырга тиеш, ди Фарсель абый. Үрентене утыртканда аның яртысын түгел, бары тик очын гына җир өстенә калдырып күмәргә кирәк, алай иткәндә ул кояшта кибеп ятмаячак. «Бәрәңгенең теләсә кайсы сорты да шулай үсеп китә аламы?» дигән сорауга ул: «Бөтен сорт та шулай үсеп китә ала, әмма утырткан үрентенең барысы да тамыр җибәреп китә алмаска, корырга мөмкин», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading