16+

Бик тәмле «Анкл бенс» ясау ЫСУЛЫ

Кирәк булачак: 1 килограмм ташкабак, 300 грамм суган, 300 грамм кызыл борыч, 500 грамм помидор, 100 грамм томат пастасы, 100 мл сыек май, 100 мл 9 процентлы аш серкәсе, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан су.

Ташкабакны шакмаклап, борычны, суганны озынчалап турыйбыз, помидорны блендерда әйләндерәбез яисә иттарткычтан чыгарабыз. Зур кәстрүлгә тоз, шикәр комы, май, томат пастасы һәм су салабыз һәм сүрән утка куябыз. Маринад кайный башлар алдыннан ташкабакны салабыз да, 20 минут пешерәбез. Аннан кызыл борыч һәм суган өстибез, 15 минут пешерәбез. Помидорны салып, тагын 15 минут пешерәбез. Соңыннан аш серкәсе өстибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading