16+

Бик тәмле гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Рәмзия Исмәгыйлева Зәй районының Югары Пәнәче авылында яши. 69 яшендә булса да, эшләмәгән эше юк. Җитезлегенә, көр күңеллелегенә күзләр тимәсен. Авылдагы «Сердәшләр» төркемендә җырлый да, бии дә. Гөмбәгә йөрергә ярата.

Бик тәмле гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Рәмзия Исмәгыйлева Зәй районының Югары Пәнәче авылында яши. 69 яшендә булса да, эшләмәгән эше юк. Җитезлегенә, көр күңеллелегенә күзләр тимәсен. Авылдагы «Сердәшләр» төркемендә җырлый да, бии дә. Гөмбәгә йөрергә ярата.

Аш-су остасы буларак та билгеле. Аеруча гөбәдияләре телеңне йотарлык килеп чыга. Аны пешерүнең үз сере. «Иң мөһиме – чын күңелдән пешерергә кирәк», – ди. Рецептын безнең белән дә бүлеште.

Авыл каймагы йә сөткә бер чеметем коры чүпрә, тәменчә тоз, шикәр комы, ак май өстәп, йомшак итеп камыр басып, 15 минутка суыткычка куясың.

Эчлек: беренче катлам – дөге. Аннары корт, аның өстенә йомырка (эре угыч аша да чыгарырга мөмкин), аннары тагын йөзем белән кушылган дөге. Өстенә тәменчә шикәр комы һәм ак май эретеп саласың. Өстен печенье вагына шикәр комы кушылган катнашма белән бизәргә була.

Файдалы киңәш

Дөге бүрттергәндә боткага әйләнеп китмәсен өчен аны кат-кат, крахмалы чыгарлык итеп юарга кирәк. Ярманы бары тик кайнаган суга гына салып пешерергә, аннары кабат салкын суда юарга киңәш ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

31

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афарин.бик жайлы ысул. Рахмат яаусын!

    Мөһим

    loading