16+

Бик тәмле гөбәдия пешерү ЫСУЛЫ

Камыр өчен: 180-200 гр атланмай, 110 гр шикәр комы, 1 йомырка, 300-350 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз.

Камыр өчен: 180-200 гр атланмай, 110 гр шикәр комы, 1 йомырка, 300-350 гр он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз.

Майны турап, шикәр комын салып бергә бутыйбыз. Онның беразын салып, валчык хасил булганчы уабыз. Йомырканы болгатып салабыз. Калган онны, камыр көпшәкләндергечне салып, камырны басабыз. Йомшак кебек булса, бераз он өстәргә мөмкин. Камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куябыз.

Эчлек өчен: 1 стакан дөге (бүрттерелгән), кызыл эремчек (корт), йөзем җимеше.

Камырны җәеп, майланган табага салабыз. Беренче итеп корт җәябез, аның өстенә дөге салабыз, дөгене салгач, бераз шикәр комы салып, эретелгән ак май сибеп чыгабыз. Соңыннан йөзем җимеше салабыз.

Гөбәдиягә йомырканы бик сирәк кенә салам. Калган камырны юка итеп җәеп, өстенә тигез итеп каплап бөреп чыгабыз. Өстенә валчык сибеп, кызган газ миченә тыгабыз. 200-230 градус кызуда пешерәбез.


Айзилә Рәхмәтуллина, Актаныш

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading