16+

Бик тәмле имбир печеньесы пешерү ЫСУЛЫ

Гүзәл Галимовадан имбир печеньесы пешерү рецепты 100 гр сыер мае 100 гр шикәр комы 2 аш кашыгы бал 250-300 гр он (+100 гр) 1 күкәй 0,5 бал кашыгы сода 2 чәй кашыгы коры имбир 1 чәй кашыгы корица 1 чәй кашыгы какао Сыер мае белән шикәр комын кушып, күпергәнче болгатабыз....

Гүзәл Галимовадан имбир печеньесы пешерү рецепты

100 гр сыер мае
100 гр шикәр комы
2 аш кашыгы бал
250-300 гр он (+100 гр)
1 күкәй
0,5 бал кашыгы сода
2 чәй кашыгы коры имбир
1 чәй кашыгы корица
1 чәй кашыгы какао

Сыер мае белән шикәр комын кушып, күпергәнче болгатабыз. Күкәй өстәп кабат болгатабыз. Балны "су мунчасы"нда җылытабыз. Онга имбир, корица, сода, какао кушабыз да илибез. Барысын бергә кушып, камыр басабыз да алты сәгатькә яки төнгә суыткычтка куябыз.

Шикәр ширбәте (глазурь) ясау өчен 1 күкәй, 200 гр шикәр пудрасы, 0,5 чәй кашыгы бәрәңге крахмалы, 0,5 чәй кашыгы лимон согы кирәк була. Күкәй агына иләнгән шикәр пудрасы белән крахмал салып, ике минут болгатабыз. Лимон согы кушып, тагын өч минут болгатабыз. Суга азык продуктлары өчен зарарсыз булган буягыч кушабыз. Барысын бергә кушып бутыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading