16+

Бик тәмле ит рулеты пешерү ЫСУЛЫ

Рафилә Шәмсетдиновадан ит рулеты пешерү РЕЦЕПТЫ

Бик тәмле ит рулеты пешерү ЫСУЛЫ

Рафилә Шәмсетдиновадан ит рулеты пешерү РЕЦЕПТЫ

Камыр өчен:  1йомырка, 130 мг су, тоз, он кирәк.

 

Эчлек өчен: 0,5 кило фарш, тоз-кара борыч, томат пастасы 50 гр, кефир яки каймак 70 гр, 2 лавр яфрагы (лавр яратмаучылар, салмаса да була), 1 зур башлы суган, 1 помидор, 2 тырнак сарымсак. Фаршка кирәкле әйберләрне кушып, яхшылап болгатасы, камыр басып юка итеп җәясе һәм шул камырга итне җәябез дә, рулет формасында төрәбез, кисәкләргә булгәлибез.

 

–  Рулетны ике ягын да майлы табада кыздырып, аннан су өстәп пешерәләр. Ә мин табада башта суган, кишерне әзрәк кыздырып алам, аннары рулетлар әвәләгәнче, ул кишер-суганга кайнар су өстәп , 20 мин чамасы томалап пешерәм. Аннары рулетларны пешкән кишер-суган өстенә тезеп, каплап, парда пешерәсе була. Рулетлар газ өстендә, якынча 40 минут пешә. Шуның белән, әзер дә була, ди Рафилә Шәмсетдинова.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading