16+

Бик тәмле итеп кәбестә тозлауның 2 ЫСУЛЫ

1 кг кәбестә, уртача зурлыктагы 1 чөгендер, 1 зур кишер, уртача зурлыктагы 1 баш сарымсак кирәк була.

Бик тәмле итеп кәбестә тозлауның 2 ЫСУЛЫ

1 кг кәбестә, уртача зурлыктагы 1 чөгендер, 1 зур кишер, уртача зурлыктагы 1 баш сарымсак кирәк була.

Кәбестәне турыйбыз, калган яшелчәләрне эре угычтан уабыз, сарымсакны изәбез. Кәбестәне тоз салмыйча гына кул белән изгәлибез һәм яшелчәләр белән бергә салып болгатабыз. Ярты стакан суга ярты стакан үсемлек мае, ярты стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз салып, кайнатып чыгарабыз. Суынгач, ярты стакан чамасы аш серкәсе салып, кәбестә өстенә агызабыз. Өстенә авыр әйбер куеп, ярты көн тотабыз. Бастырыкны алгач, кәбестәне суыткычка куябыз.

Икенче рецепт:

8 килограмм кәбестә, 3 килограмм чөгендер, 2 баш сарымсак, 1 керән тамыры алабыз. Тозлык өчен: 2 литр су, 100 грамм тоз, ярты стакан шикәр комы, 4 дәфнә яфрагы, 2 канәфер, 10 борчаклы кара борыч.

Суны кайнатып чыгарабыз да, барлык тәмләткечләрне салып, уттан алабыз. Кәбестәне бик вак итмичә генә, ә чөгендерне шакмаклап турыйбыз. Сарымсак белән керән тамырын вак угычтан уабыз. Кәбестәне кул белән җиңелчә генә угалыйбыз, чөгендерне һәм башка тәмләткечләрне кушып, болгатабыз. Шуның өстенә тозлык салып, авыр әйбер белән бастырып куябыз. Һәр көн кәбестәне болгатып алабыз. Өченче көнгә банкаларга тутырып, суыткычка куябыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading