Шәһри Казан

Бик тәмле кетчуп ясау ЫСУЛЫ

Кирәк була:

Реклама

5 кг помидор
500 гр суган
500 гр алма
100 мл 9 процентлы аш серкәсе
1 чәй кашыгы кипкән канәфер (гвоздика)
500 гр шикәр комы
2 аш кашыгы тоз
1 чәй кашыгы дарчин (корица)
3 чәй кашыгы ачы борыч
Алма белән помидорны юып, ­киптерәбез. Һәркайсын дүрт өлешкә бүлеп, алманың төш­ләрен алабыз. Суганны да дүрткә бүләбез. Барысын бергә иттарткычтан чыгарабыз. 2-2,5 сәгать, куерганчы пешерәбез. Пешеп чыгарга ярты сәгать кала, тоз, шикәр комы, башка тәмләткечләрне салабыз. 15 минут кала аш серкәсе өстибез. Стерилизацияләнгән банкаларга кайнар килеш тутырабыз.

Руниза Закирова, Казан

Теги: кетчуп
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: