16+

«Әбиләр тозлы сарымсак ярата»

Маринадланган имбир ни өчен кызыл төстә була икән ул, дип йөри идем. Белдем бит аның хикмәтен. Яңа ачылган «Агропромпарк»та йөргәндә, күзем тозлы алма, кәбестә, кыяр, помидор, маринадланган имбир, гөмбә, тагын әллә ничә төрле салат-кабымлык сатып торучыга төште. Сатып алучылары күп үзенең. Алар белән күптәнге танышлар кебек сөйләшә, хәлләрен белешә. Константиновка...

«Әбиләр тозлы сарымсак ярата»

Маринадланган имбир ни өчен кызыл төстә була икән ул, дип йөри идем. Белдем бит аның хикмәтен. Яңа ачылган «Агропромпарк»та йөргәндә, күзем тозлы алма, кәбестә, кыяр, помидор, маринадланган имбир, гөмбә, тагын әллә ничә төрле салат-кабымлык сатып торучыга төште. Сатып алучылары күп үзенең. Алар белән күптәнге танышлар кебек сөйләшә, хәлләрен белешә. Константиновка...

Тозлы кәбестәнең ниндие генә юк аңарда. Керән белән дә, алма белән дә, мүк җиләге белән, хәтта бал кушып тозланганы да бар. Соңгысы миндә аеруча кызыксыну уятты. Еленадан аның ничек әзерләнүе турында да сораштым.
- Кәбестәне нечкә итеп саламлап турыйм. Кишерне эре угычта уам. Аларны бергә кушып, кул белән каты итеп угалыйм да өч литрлы банкага тутырам. Тозлыкны бер литр суга 1 аш кашыгы тоз һәм шуның кадәр үк бал кушып әзерлим. Шул тозлыкны кәбестә тутырылган банкага салам да бүлмә температурасында ике көн тотам. Аннары суыткычка куям.
«Маринадланган имбир нишләп шулай кызыл төскә керә ул?» - дигән соравыма да җавап бирде Елена. Аның сере чөгендердә икән.
- Имбирны чистартып, угычта уам. Аннары аңа шикәр комы белән аш серкәсе салам. 1 кг имбирга 100 гр шикәр комы һәм ярты литр аш серкәсе кирәк. Чөгендерне уып согын салам да бер атна салкынча урында тотам, - дип, имбир маринадлау серләре белән дә бүлеште ул.
Яшелчәләр генә түгел, сарымсакның көпшәләнеп үскән өлешен дә (орлыгы шунда өлгерә), аны кайберәүләр түтик дип, икенчеләр мулла башы дип әйтә, маринадлыйлар икән.
- Аны ит ризыклары янына куялар, кабымлык итеп тә бирәләр, бәрәңге белән дә ашарга була. Әбиләр яратып ала аны, аппетитны ача, диләр, - дип елмая Елена. Ул исә нәкъ кыяр тозлаган кебек әзерләнә икән.
Тозлы кәбестәнең үзе генә түгел, тозлыгы да файдалы булып чыкты. Монысы инде - туташ һәм ханымнар колагына. Кәбестә тозлыгы пигмент тапларын һәм сипкелләрне бетерә, ди Елена. Моның өчен марля кисәген тозлыкка манып, шуны 10-15 минутка биткә ябып торырга, соңыннан, бит тиресе кибеп китмәсен өчен, крем сылап куярга кирәк.

Тозлы кәбестә:
- ашкайнатуны яхшырта,
- яман шешне булдырмаска ярдәм итә,
- тешләрне ныгыта,
- иммунитетны яхшырта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading