16+

Бисквит пешерү СЕРЛӘРЕ

Бисквит камырына йомырканы күпертү – иң мөһим этап. Аны яхшырак күперткән саен, камыр әйбәтрәк чыга.

Бисквит камырына йомырканы күпертү – иң мөһим этап. Аны яхшырак күперткән саен, камыр әйбәтрәк чыга.

Дөрес итеп күперткән йомырканың күләме өч тапкырга артырга тиеш, чөнки болгаткан вакытта аны кислород белән баетабыз, ул исә үз чиратында камырны күпертә.
Йомырканы башта минималь тизлектә күпертәбез, аннары, күбекләре барлыкка килгәч, уртача тизлеккә күчәбез. Күләме артып киткәч, миксерны зур тизлеккә көйлибез.
Шикәр комын берничә этапта кушабыз. Бөтенесен берьюлы салсаң, күбеге бетә, бисквит күтәрелми.
Сыек майны салгач, миксерны минималь тизлеккә куеп болгатабыз. Онны исә салуга ук бик тиз болгатырга кирәк.

Бисквитка, өстәмә тәм кертү өчен, лимон кабыгы яки ванилин, йә булмаса чикләвек салырга була. Лимон кабыгын камырга салыр алдыннан гына салдырыгыз. Алдан уып куйсаң, аңардагы эфир майлары очып бетә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading