Шәһри Казан

Бүләк сайлаганда кешенең кайсы йолдызлыктан булуына карап сайлагыз!

Кучкарга файдалы бүләк, әйтик, одеял, кухня өстәле, иттарткыч

Үгезбозау – романтик натура, ул сюрприз көтә.

Игезәкәкләр: массажга яки спага сертификат.

Кысланы гаҗәпләндерү авыр, шуңа да аңа нәрсә белән кызыксынуына карарга кирәк. Кемгәдер чит телләр курсына сертификат яки шопинг яхшы бүләк.
 
Арыслан
матур, затлы, кыйммәтле бүләк көтә.

Кызларның тыныч кына ял итәсе килә торган вакыты. Чит илгә сәяхәтнамә шәп була.

Үлчәүгә ярау кыен, бүләкне аның якыннары белән сөйләшеп алырга тырышыгыз.  

Реклама

Чаян нәрсәгә дә сөенә.

Укчының үзеннән дә нәрсә бүләк итим дип сорый аласыз.

Кәҗәмөгезгә модалы, стильле һәм заманча бүләк алыгыз. Мисалга аксессуар, гаджет.

Сукояр үзен ярата. Аларга спортзалга яки матурлык салонына сертификат алу отышлы.

Балыкның гадәти булмаган бүләккә хушы китә. Монда фантазияне эшкә җигәсе була инде.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: