16+

Блогер-бакчачыдан помидор үстерү серләре

Блогер бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорларда буш чәчәкләр булмасын, чәчәкләре коелып уңышы әзәймәсен өчен бик яхшы бер тукландыру ысулын киңәш итә.

Блогер-бакчачыдан помидор үстерү серләре

Блогер бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина помидорларда буш чәчәкләр булмасын, чәчәкләре коелып уңышы әзәймәсен өчен бик яхшы бер тукландыру ысулын киңәш итә.

10 литр җылымса суга 0,5 чәй кашыгыннан күбрәк итеп бор кислотасын (аерым савытта кайнар суда эретеп кушасы), 10 тамчы йод, 1 литр сөт салып болгатасы. Шушы катнашманы сиптергеч белән помидор үсентеләренә, яфраклары, чәчәкләре, сабагы юешләнерлек итеп, сиптереп чыгасы. Болай эшләү беренчедән уңышны арттырса, икенчедән, фитофтор белән авыру куркынычын киметә (профилактика).

Бор кислотасы җитмәгәндә, помидорларның яфрагы сыек яшел төстә була, бөтәрләнеп тә тора. Бор кислотасы помидорларның тәмен дә баллата Һичшиксез ясап сибегез, дуслар, иренмәгез. Бу катнашманы өч тапкыр сипсәң әйбәт инде: 1) чәчәккә бөреләнгәндә; 2) күпләп чәчәк атканда; 3) помидорлар пешә башлагач!

Фото

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading