16+

Борчакның файдасын беләсезме?

Борчакта аксым күп, аңарда кремний, никотин кислотасы һәм башка файдалы матдәләр бар.

Борчакның файдасын беләсезме?

Борчакта аксым күп, аңарда кремний, никотин кислотасы һәм башка файдалы матдәләр бар.

Әлеге матдәләр тирене яшәртү, сөякләрне, буыннарны һәм сеңерләрне ныгытуда коллаген һәм эластин синтезы өчен кирәк.

Шулай ук борчакта ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм кан тамырларын атеросклероздан саклый торган никотин кислотасы бар. Моннан тыш ул олыгайгач баш калкыта торган авыруларны булдырмас өчен мөһим.

Табиб сүзләренчә, борчак шулай ук онкологияне профилактикалауда файдалы, хәтерне яхшырта,
үзәк нерв системасына һәм баш миенә яхшы тәэсир итә, чөнки анда В1 витамины күп.

Борчакның тышчасы да файдалы. Анда аскорбин кислотасы һәм азык җепселләре кебек файдалы матдәләр бар. Аны куллану кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерергә булыша. Ә аксымның югары булуы һәм борчакның түбән калориялелеге артык авырлыктан арынырга теләгән кешеләргә ярдәм итә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading